Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан – Лаеш, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында. Хәзер Никольский авыл җирлеге составында.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Күренекле кешеләре

В.А.Ребровская (1943 елда туган) – СССР ның халыкара класслы спорт остасы, СССР чемпионы (1967–1975 елларда, СССР җыелма командасында шәхси һәм командалар зачётларында), велосипед узышында дөнья чемпионатында көмеш медаль алучы (1974 елда).

Халык саны

1938 елда – 204,
1958 елда – 230,
1970 елда – 230,
1979 елда – 150,
1989 елда – 54,
2002 елда – 40,
2010 елда – 28,
2017 елда – 27 кеше (руслар).