- РУС
- ТАТ
Шагыйрә
1862 елның 15 (27) декабре, Әстерхан губернасы, Ташлыяр авылы – 1929 ел, шунда ук.
Чыгышлары Казан губернасының Тәтеш волостеннан булган сәүдәгәрләр гаиләсеннән.
Гомеренең күп өлешен туган авылында яши. Үзлегеннән рус, калмык һәм гарәп телләрен өйрәнә; татар фольклоры әсәрләрен җыя. Фәлсәфи һәм социаль тематикалы лирик шигырьләре формасы белән халык җырларын, бәет һәм мөнәҗәтләрне хәтерләтә.
Аларның күбесе Г.Б.Сәмитованың биографиясе белән бәйле, эчкерсезлеге белән җәлеп итәләр, тормыш мәгънәсе, хатын-кызның авыр язмышы хакында уйланулар белән кызыклы. Әсәрләренең кулъязмалары Россия Фәннәр академиясе Шәрык институтының Петербург бүлеге китапханәсендә саклана.
Сайланма әсәрләр. Казан, 1965.
Өмет йолдызлары: XIX йөз ахыры һәм ХХ йөз башы татар хатын-кыз язучылары әсәрләре. Казан, 1988.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.