Чыгу урыны һәм вакыты

Казанда рус телендә 1874 елның 4 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр атнага — 2, ә 1873 елдан — 3 тапкыр нәшер ителә.

Наширләре — Н.Я.Агафонов һәм К.В.Лаврский, мөхәррире — Н.Я.Агафонов.

«Берни булмауга караганда, нидер булу яхшы» девизы астында чыга.

Газета тирәсенә демократик юнәлешле эре иҗтимагый-сәяси һәм әдәби көчләр туплана.

А.С.Гацисский, Г.Н.Потанин, Н.Н.Булич, С.М.Шпилевский һәм башкалар хезмәттәшлек итә.

Юнәлеше

Басмага Идел-Кама төбәгенең иҗтимагый-сәяси һәм икътисади тормышын яктырту бурычы йөкләнә.

Аеруча мөһим социаль мәсьәләләр, шул исәптән крәстияннәр, эшчеләрнең авыр тормышы һәм хезмәт шартлары турында язмалар, сәяси күзәтүләр басыла. Земстволар эшчәнлегенә, халыкка белем бирүнең торышына, реаль училищеләргә аеруча зур игътибар бирелә.

Казанның 1870 елгы Шәһәр нигезләмәсен тормышка ашыру, шәһәрдә яшәүчеләрнең яшәү шартларын яхшырту буенча үзидарә органнары чаралары турында күзәтүләр, мәхкәмә хроникалары басыла.

Тарихи, этнографик, статистик язмаларга урын бирелә.

Әдәбият

Пивоварова Л.М. С жизнью рядом // Из истории казанской прессы. Казань, 1977;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова