Чын исеме-фамилиясе Әхмәд Мөхәммәдзариф улы Уразаев.

Биографиясе

Якынча 1855 ел, хәзерге Курган өлкәсе Звериноголовск районы Звериноголовский авылы — 1883 ел.

Мулла гаиләсендә туа.

Татар һәм казакъ телләрендә иҗат итә.

Псевдоним итеп Минзәлә өязендәге бабасы туган һәм гомер иткән Кормаш авылы исемен ала.

Петропавловск шәһәрендәге (хәзерге Казакъстан Республикасы) «Кышкар» мәдрәсәсендә укый.

1880 еллар башында шунда ук мөгаллимлек итә.

Иҗаты

Шигырьләрен мәдрәсәдә укыган елларда яза башлый. Мәхәббәт турында ике романтик поэма-дастан авторы.

«Кыйссаи бүз егет» (1874) поэмасы татар шагыйре Баһавинең шул исемдәге поэмасына нигезләнеп языла. Әсәрдә шигьри юллар прозаик юллар белән аралашып бара. Поэмада әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр күтәрелә, гаделлеккә, әйткән сүзеңә тугры калу, тапкырлыкка дан җырлана.

«Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» (1876, нәшер ителә 1882) — киң таралган шәрекъ сюжетына язылган (кара «Таһир белән Зөһрә») төрек вариантының ирекле тәрҗемәсе.

Ике поэмасы да зур популярлык казана һәм 1917 елга кадәр берничә тапкыр басыла. Кайбер мәгълүматларга караганда, Кормашиның бүтән әсәрләре дә булган, ләкин алар сакланмаган.

Әдәбият

Вәлиди Җ. «Бүз егет» хакында бер мөляхәзә // Безнең юл. 1923. № 6–7;

Рәхим Г. «Бүз егет» белән «Таһир-Зөһрә»нең язучысы кем булган? // Безнең юл. 1928. № 5;

Татар әдәбияты тарихы. К., 1985. 2 том.;

Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX века. К., 1975.

Автор — А.М.Ахунов