И.А.Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Хәмит Мөштәри. 2022

Татар телендә. Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1900 елның 22 июле, Оренбург шәһәре – 1981 елның 23 гыйнвары, Казан.

Урта Азия университетын тәмамлаганнан соң (Ташкент, 1923), ТАССР Мәгариф халык комиссариатының Академик үзәгендә гыйльми секретарь (1923–1924), РСФСР Мәгариф халык комиссариатының Милли азчылыклар советы татар-башкорт бюросында методист (1924–1925) булып эшли.

1925–1929 елларда Мәскәү университетында, акад. С.А.Чаплыгин шәкерте.

1929–1934 һәм 1937–1938 елларда Х.М.Мөштәри Казан педагогия институтында.

1930–1946 елларда Казан институтларында (коммуналь төзелеш инженерлары, авиация, химия-технология) теоретик механика кафедралары мөдире, бер үк вакытта, 1934–1938 елларда, Казан университеты каршындагы Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1946 елдан СССР Фәннәр академиясенең филиалы Физика-техника институтында: директор (1946–1972), сүрүләр теориясе бүлеге мөдире (1946–1976).

Тикшеренүләре

Хезмәтләре сүрүләрнең гомуми теориясенә карый.

Х.М.Мөштәри нәсызыкча сүрүләр теориясендә дөнья әдәбиятында Мөштәри – Доннелл тигезләмәсе буларак танылган тигезләмәләр таба. Сызыкча һәм нәсызыкча сүрүләр теориясендә мөһим гомумиләштерүләр ясый, бу теориянең цилиндрик һәм коник сүрүләрнең сыгылмалы тигезләнеше мәсьәләләрен чишүдә күп төрле кулланылышын күрсәтә.

Х.М.Мөштәринең сүрүләр теориясенә керткән гадиләштерүләре гомуми танылу ала, ә ул үстергән теория хәзерге заман «сөзәк сүрүләр теориясе»нең нигезен тәшкил итә.

Х.М.Мөштәри җитәкчелегендә халык хуҗалыгының төрле тармакларында, шул исәптән машиналар төзү, приборлар төзү, төзелеш өлкәләрендә гамәли эшләр үтәлә. Аның хезмәте нәтиҗәләре аэрокосмик техника үрнәкләрен булдыруда, Казан циркының нигезен һәм сферик гөмбәзен төзүдә, оптик көзгеләрнең температура һәм авырлык тәэсирендә киеренке деформацияләнгән халәтен билгеләүдә, төрле кулланылыштагы сүрүле техник корылмаларның ныклыгын һәм тотрыклылыгын исәпләүдә файдаланыла.

1940–1950 елларда Х.М.Мөштәри ракета системалары өчен корпус, юка тышчалы узеллар һәм детальләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү проблемалары буенча киңәшче була.

Х.М.Мөштәри –мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар телендә физика һәм математика дәреслекләре, физика һәм метеорологиядән татарча терминнар җыентыгы авторы.

Бүләкләре

Аэрокосмик техника өлкәсендәге хезмәтләре өчен СССР Аэронавтика җәмгыятенең С.П.Королёв исем. медале белән бүләкләнә (1990, үлгәннән соң).

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

1993 елда Татарстан Фәннәр академиясе Х.М.Мөштәри исем. бүләк булдыра, ул өч елга бер тапкыр математика, механика һәм машиналар төзелеше өлкәсендәге танылган хезмәтләр өчен бирелә.

Х.М.Мөштәри исеме белән Казанның бер урамы аталган.

Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәге Физика-техника институты бинасы фойесында мемориаль такта куелган.

Хезмәтләре

О катании тяжелого твердого тела вращения по неподвижной горизонтальной плоскости // Математический сборник. 1932. Т. 39.

Об одном возможном подходе к решению задач устойчивости тонких цилиндрических оболочек произвольного сечения // Труды Казанского авиационного института. 1935. Вып. 4.

Некоторые обобщения теории тонких оболочек с приложениями к решению задачи устойчивости упругого равновесия // Известия физико-математического общества и НИИ математики и механики при Казанском университете. 1938. Сер. 3, т. 11.

Нелинейная теория упругих оболочек. Казань, 1957 (соавт.).

Нелинейная теория оболочек. М., 1990.

Әдәбият

Ильгамов М.А. Профессор Х.М.Муштари. М., 2001.