Тарихы

XVII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Бикчурай Чаллысы, Чураш исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә (1907 елдан), тегермән, вак-төякләр кибете эшли; авыл җәмәгатенең имана җире 1287,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Шомарбаш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Зур Мәшләк авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Кызыл Чулпан» колхозы оештырыла. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – «Правда» (үзәге – Үри Чаллысы авылы), 1972 елгы мәгълүматлар буенча – Калинин исемендәге (үзәге – Тәберде Чаллысы авылы) колхозлар, 1997 елдан «Энергетик» агрофирмасы» дәүләт унитар предприятиесе эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2014 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Клуб (бинасы 2014 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, «Нургали» мәчете (2010 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 35 ир-ат;
1859 елда – 374,
1897 елда – 580,
1908 елда – 702,
1920 елда – 720,
1926 елда – 630,
1938 елда – 684,
1958 елда – 492,
1970 елда – 508,
1989 елда – 276,
2002 елда – 235,
2010 елда – 206,
2020 елда – 190 кеше (татарлар – 97,1%, төркмәннәр – 2,9%).