Эчтәлек

Совет дәүләтенең «хәрби коммунизм» чоры сәясәтенең мөһим өлеше. Крәстияннәр шәхси һәм хуҗалык хаҗәтләренә билгеләнгән нормадан арткан икмәк һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларын алдан билгеләнгән бәягә дәүләткә тапшырырга мәҗбүр ителә.

Россиядә продразвёрстка кертү тәҗрибәсе Беренче бөтендөнья сугышы елларында кулланыла; патша хөкүмәте 1916 елда Россиянең Европа өлешендәге 31 губернасында (шул исәптән Казан губернасында да) икмәккә ныклы бәя куярга, 1917 елның 1 гыйнварыннан Россия армиясен тәэмин итәргә тиешле икмәкне шулай ук ныклы бәядән кабул итәргә омтылыш ясый.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң Вакытлы хөкүмәт тә продразвёрстканы бөтен ил күләмендә җәелдерергә һәм икмәккә ныклы бәя куярга омтылып карый. Гражданнар сугышы башыннан, 1918 елның 2 нче яртысында Советлар Россиясендә РСФСР Азык-төлек халык комиссариатының губерналардагы органнарына үзләреннән арткан икмәкне яшереп тотучы һәм икмәк белән «астан» (спекулянтлар һәм «капчыклы» крәстияннәр аша) сату итүче крәстияннәргә карата гадәттән тыш чаралар күрү вәкаләте биргән азык-төлек диктатурасы урнаштырыла. Продразвёрстка ул чорда бар төбәкләргә дә кагылмый.

1919 елның 11 гыйнварыннан, ХКС декреты нигезендә, продразвёрстка бөтен ил территориясендә, соңрак Украина, Белоруссия, Төркестан һәм Себердә кертелә. РСФСР Азык-төлек халык комиссариатының азык-төлекне мәҗбүри саттыру тәртипләре турындагы 1919 ел 13 гыйнвар карары нигезендә дәүләт план-йөкләмәләре губерналар буенча чәчүлек мәйданнары, алынган уңыш һәм алдагы еллардан калган запаслар күләменнән чыгып билгеләнә.

Продразвёрстка җирле хакимият структуралары һәм ярлылар комитеты ярдәмендә Азык-төлек халык комиссариаты органнары һәм азык-төлек отрядлары тарафыннан тормышка ашырыла. Баштарак продразвёрстка икмәк һәм бөртеклеләр фуражына гына кагылса, 1919–1920 еллар кампаниясендә бәрәңге һәм итне, ә 1920 ел ахырыннан барлык төр авыл хуҗалыгы продукциясен дә үз эченә ала.

1919–1920, 1920–1921 еллар азык-төлек әзерләү кампанияләре чорында Казан губернасында 20 млн пот икмәк, берничә млн пот башка төр авыл хуҗалыгы продукциясе җыела. Җыелганның күпчелеге губернадан читкә чыгарыла.

Продразвёрстка кертелү советлар җитәкчелегенә Кызыл Армияне, шәһәр халкын азык-төлек, сәнәгатьне — чимал белән тәэмин итәргә күпмедер күләмдә мөмкинлек бирә. Продразвёрстка кампанияләре вакытында гадәттән тыш чаралар куллану товар-акча һәм базар мөнәсәбәтләренең тараюына (икмәк, ашлык һ.б. белән ирекле сәүдә тыела), шәһәр һәм авыл арасында турыдан-туры товар алмашы урнашуга, чәчүлек мәйданнар, терлекләрнең баш саны кимүгә һәм крәстияннәрнең үз хуҗалыгы хаҗәтләре өчен генә җитештерә башлауга күчүенә китерә.

Продразвёрстка сәясәте крәстияннәрдә ризасызлык тудыра (кара Арча крәстияннәре кузгалышы, «Сәнәкчеләр» фетнәсе).

1921 елның мартыннан яңа икътисади сәясәткә күчкәч, продразвёрстка продналог белән алыштырыла.

Әдәбият  

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). К., 1999.

Автор — Р.В.Шәйдуллин