1937 елда НКВД органнары тарафыннан оештырылган, бер төркем кешене «Братство в нужде» немец-фашистлар оешмасы белән элемтәдә булуда, Совет хакимиятенә карата канәгатьсезлек тудыру һәм колхоз-совхозларны таркату өчен төрле уйдырмалар уйлап чыгаруда гаепләү эше.

Әлеге эш буенча Россия немецлары А.А.Гельцер, А.К.Финк, П.Л.Вебер хөкемгә тартыла. Мәхкәмә утырышы 1937 елның 28 октябрендә Казанда уздырыла. Гаепләнүчеләр үлем җәзасына хөкем ителә (соңыннан карар озак срокка төрмәгә ябылу белән алыштырыла).

1957 елда ТАССР Югары мәхкәмәсе президиумы карары белән, гамәлләрендә җинаять составы булмау сәбәпле, гаепләнүчеләр аклана.