Биографиясе

1705 елның 18 октябре, Герфорд шәһәре, Вестфалия — 1783 елның 11 октябре, Мәскәү.

1722–1725 елларда Ринтельн һәм Лейпциг университетларында укый. 1725 елда Петербургка килә.

1725 елдан Петербург Фәннәр академиясе адъюнкты, 1730 елдан профессоры.

Камчатканы өйрәнү өчен оештырылган 2 нче экспедициядә катнаша (1733–1743).

1748 елда историограф буларак Россия гражданлыгы ала.

1754 елдан Петербург Фәннәр академиясе конференц-секретаре.

1766 елдан Тышкы эшләр коллегиясенең Мәскәү архивында хезмәт итә.

Фәнни эшчәнлеге

Экспедиция вакытында «барлык йөргән юлларымны» җентекләп тасвирлап бардым, дип яза. Хезмәтләре арасында «Кайбер истәлекле урыннарны тасвирлап, Казаннан Екатеринбург, Сарапул, Оса, Көнгер шәһәрләре аша Тоболга юл» («Путь от Казани через Сарапул, Осу, Кунгур и Екатеринбург в Тобольск с описанием некоторых достопримечательностей») да бар.

Себергә экспедициягә барганда Казан губернасы халыклары турында мәгълүматлар туплый, «Казан губернасында яшәүче мәҗүси халыкларны, ягъни чирмешләрне, чуашларны һәм вотякларны тасвирлау» («Описание живущих в Казанской губернии языческих народов, яко то черемис, чуваш и вотяков») хезмәтен яза. Хезмәттә татарлар турында да мәгълүматлар бар (1791 елда Санкт-Петербургта аерым китап булып нәшер ителә), китапка рус теленә тәрҗемә ителгән «Россиячә тәрҗемә белән татар, чирмеш, чуаш, вотяк, мордва, пермь, зырян телләрендә сүзлек»тә («Словарь на татарском, черемисском, чувашском, вотяцком, мордовском, пермском и зырянском языках с российским переводом») өстәлә.

Себер төбәген өйрәнү дәверендә Миллер «анда яшәүче башка халыкларның гореф-гадәтләре, көнкүреше, кануннары» белән дә кызыксына. Галим татар шәһәрлекләрен (Искәр, Бигеш һ.б.) өйрәнә, җирле татарларның риваятьләрен (мәсәлән, Күчем ханның ислам динен кертүе һ.б.) язып ала, алардан татар елъязмалары, Төмән татарларыннан шәһәрнең борынгы исеме хакында сораштыра; Себер төбәге татарларының этнографиясен өйрәнә (Тобол шәһәрендә татар туенда була, сөннәткә утырту йоласында катнаша). Җыйган мәгълүматлары нигезендә Миллер «Себер тарихы»н яза («История Сибири»; 1 нче томы 1750 елда рус телендә «Себер ханлыгын тасвирлау» — «Описание Сибирского царства ...» исеме белән нәшер ителә). «Борынгы заманнардан алып руслар хакимлегенә кадәрге» вакыйгаларны бәян итеп, «Себер төбәгенең төп халкы — татарлар» дигән фикергә килә һәм «татар тарихы»ннан үзе ачыклаган мәгълүматларны китерә.

1732 елда немец телендә «Sammlung Russischer Geschichte» тарихи журнал чыгара башлый. «Ежемесячные сочинения, к пользе и увеселению служащие» журналы мөхәррире (1755–1764).

1767 елда Яңа кануннар эшләү комиссиясе депутаты итеп сайлана.

Хезмәтләре

Сочинения по истории России: Избранное. М., 1996;

Сибирь XVIII в. в путевых описаниях Г.Ф.Миллера. Новосиб., 1996;

История Сибири: В 2 т. М., 1999–2000.

Әдәбият          

Белковец Л.П. Россия в немецкой исторической журналистике XVIII в.: Г.Ф.Миллер и А.Ф.Бюшинг. Томск, 1988;

Элерт А.Х. Экспедиционные материалы Г.Ф.Миллера как источник по истории Сибири. Новосиб., 1990;

Илизаров С.С. Герард Фридрих Миллер (1705–1783). М., 2005.

Автор — И.Р.Вәлиуллин