- РУС
- ТАТ
Яңгырашлары белән бер-берсеннән аерыла торган, ә мәгънәләре ягыннан охшаш яисә якын мәгънәле, мәгънәдәш сүзләр, шулай ук мәгънәләре ягыннан бер-берсенә туры килүче синтаксик һәм грамматик төзелмәләр
Телдә синонимнар алыштыру, аныклау һәм бәяләү функцияләрен башкаралар, алар текст эчендәге теге яки бу сүзләрнең кабатлануыннан качу, предмет һәм күренешне тулы, төрле яклап тасвирлау мөмкинлеге тудыралар.
Татар телендә синонимнарның 4 төрен аерып карыйлар. Идеографик (семантик) синонимнар мәгънә төсмерләре белән аерылып торалар, теге яки бу күренешне төрле яклап ачыклыйлар: аяз – болытсыз – кояшлы – якты һ.б. Стилистик синонимнарның мәгънәләре бертөрле булса да, кулланылыш дәрәҗәләре төрле: сандугач – былбыл. Сандугач – гомумкулланылыштагы сүз, былбыл – китап стиле, шигъри тел өчен отышлы. Семантик-стилистик синонимнар мәгънә төсмерләре белән дә, стилистик төсмерләре белән дә аерыла: укытучы – остаз һ.б. Абсолют синонимнар мәгънәләре ягыннан да, стилистик яктан та бер-берсеннән аерылмый: кебек – шикелле. Андый синонимнарның берсе (кайвакыт икесе дә), кагыйдә буларак, алынма сүз була: дивар – стена, китапханә – библиотека, тел белеме – лингвистика. Телнең үз лексик системасына хас булган тел синонимнарыннан тыш, билгеле бер контекстта, вакытлыча гына синоним булып килүче контекстуаль синонимнарны да аерып карыйлар; мәсәлән, Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасында урман сарыгы сүзтезмәсе шүрәленең синонимы булып тора.
Татар синонимиясенең нигезләре Ш.С.Ханбикова хезмәтләрендә өйрәнелгән.
Ханбикова Ш.С. Татар телендә синонимнар. Казан, 1961.
Ханбикова Ш.С. Татар телендә синонимия һәм сүзлекләр. Казан, 1980.
Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге. Казан, 1999.
Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан, 2006.
Автор – Р.Х.Мөхиярова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.