Биографиясе

1836 елның 21 декабре (1837 елның 2 гыйнвары), Түбән Новгород шәһәре – 1910 елның 16 мае, Санкт-Петербург. Дворяннар нәселеннән.

1853–1855 елларда Казан университетының математика факультетында ирекле тыңлаучы. Казанда яшәгәндә музыка дәресләре бирә, аристократлар салоннарында пианист буларак чыгышлар ясый, беренче әсәрләрен яза (Фортепиано, кыллы квартет өчен зур соната, романслар).

1856 елда Санкт-Петербургта, пианист һәм дирижер буларак, концерт эшчәнлеген башлый. 1860 еллар башында композиторларның тарихта «Көчле төркем» («Могучая кучка»), исеме белән мәгълүм иҗат берләшмәсен җитәкли (Балакиревтан башка анда шулай ук А.П.Бородин, Ц.А.Кюи, М.П.Мусоргский, Н.А.Римский-Корсаков керә).

1862 елда Балакирев хор дирижеры Г.Я.Ломакин белән бергә Санкт-Петербургта түләүсез музыка мәктәбе оештыра һәм 1868–1873, 1881–1908 елларда аны җитәкли. 1867–1869 елларда – Рус император музыка җәмгыятенең баш дирижеры, 1883–1894 елларда Сарай җыр капелласы җитәкчесе.

Иҗаты

Төп әсәрләре: 2 симфония (1898, 1908), 3рус халык җыры темасына увертюра (1858), «Тамара» симфоник поэмасы (1882), фортепиано өчен «Исламей» Шәрекъ фантазиясе (1869) һ.б.

Әдәбият

Боборыкин П.Д. В путь-дорогу. СПб., 1864.

М.А.Балакирев: Исследования и статьи. Л., 196.

Балакирев М.А.: Воспоминания и письма. Л., 1962.

М.А.Балакирев: Летопись жизни и творчества. Л., 1967.