Биографиясе

1929 елның 10 марты, Буа кантоны Яңа Чокалы авылы — 1993 елның 10 июне, Чаллы шәһәре.

КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый (Мәскәү, 1967).

1943–1972 елларда Чүпрәле районында эшли: Тукай исемендәге (1943–1961), Бауман исемендәге колхозлар рәисе (1962–1967), район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы (1967 елдан).

1972–1976 елларда Чаллы теплица комбинаты директоры, 1976–1993 елларда «Весенний» совхозы директоры.

Низаметдинов җитәкчелегендә 280 мең м2 мәйданда теплица комбинаты, 10 мең м2 мәйданда шампиньон үстерү биналары төзелә; совхоз ел саен 5–6 млн сум табыш ала, табышлылык 85% тәшкил итә.

Герой исеме авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сатуда югары күрсәткечләргә ирешкәне, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш керткәне өчен бирелә.

«Бездә ел буе җәй» (1981; русчага тәрҗемәсе «Дарите красные тюльпаны», 1984), «Весенний» совхозы» (1987) басмалары авторы.

1990–1993 елларда ТР Югары Советы халык депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.

Истәлеге

«Весенний» совхозында Низаметдинов хөрмәтенә мемориаль такта ачыла (1995). Чаллы шәһәрендә бер урам аның исеме белән атала (2000), ул урамга обелиск куела. Туган авылы Яңа Чокалыда музей ачыла.

Әдәбият

Кешеләргә барам! К., 1998;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.

 Автор — И.Н.Афанасьев