Мәкаләдә 1872–1917 елларда шәһәрләрне төзекләндерү буенча Чистай үзидарә органнары чаралары тикшерелә. Эш документлары материаллары нигезендә шәһәрнең йөзен яхшырту өчен управаның нинди чаралар күргәне күрсәтелә. Башта аның эшчәнлеге экстенсив характерда бара, әмма аннан соң сыйфат ягыннан алга китеш була, һәм Чистай Казан губернасының өяз шәһәрләре арасында төзекләндерү буенча лидерлар рәтенә чыга, дигән нәтиҗә ясала.

Сылтама ясау өчен: Недорезов М.В. Благоустройство уездного города органами самоуправления (на примере Чистополя) // Научный Татарстан. 2019. №1. С.34–39.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Недорезов Михаил Викторович, фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, e-mail: micned@mail.ru