Биографиясе

Гомер еллары: 1871–1919.

Дворяннар нәселеннән; Оренбург губернасында эре җирбиләүче (850 дисәтинә).

Оренбург кадетлар корпусын тәмамлый. Бәләбәйдә земство идарәсе рәисе була. Уфа губернасыннан Икенче Дәүләт думасына депутат итеп сайлана (1907), мөселман фракциясен оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе. Бюджет комиссиясе әгъзасы. Думада кадетлар партиясе фракциясе тарафдары. Җир мәсьәләсе каралганда башкортларга күчмә терлекчелек алып бару өчен үз җир биләмәләрен калдыруны яклый. Өченнче Дәүләт думасына сайлаулар вакытында хөкүмәткә каршы карашта булганы өчен сайлану хокукыннан мәхрүм ителә.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, армиягә алына; 1917–1918 елларда Казанда 95 нче мөселман укчылар полкы командиры.

Октябрь революциясен кабул итми, аңа каршы көрәшүчеләр сафына баса. «Болак арты республикасы»на бәйле вакыйгаларда актив катнаша. 1919 елда адмирал А.В.Колчак армиясендә 16 нчы татар укчы полкы командиры. Сугыш барышында һәлак була.

Әдәбият

Туктаров Ф.Ф. (Усал). Беренче, икенче вә өченче Думада мөселман депутатлар һәм аларның кылган эшләре. Казан, 1909.

Члены второй Государственной думы. СПб., 1907.

Мусульманские депутаты Государственной думы России. 1906–1917 гг.: Сборник документов и материалов. Уфа, 1998.

Автор – Д.М.Госманова