Чыгу урыны һәм вакыты

1908 елның 15 сентябреннән 1913 елның июненә кадәр Самара шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 55 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире – Ф.Ш.Мортазин.

Иң актив авторлар арасында – Ә.Әһлиуллин, М.Алишев, А.Бикмиев, И.Дибирдиев, М.Исхаков, Ф.Кәримов, Х.Латыйфи, Г.Рәхмәтуллин, Ф.Фәхри, Г.Хисамов, С.Чәләби, М.Шиһабзадә һ.б.

Юнәлеше

Редакция Идел буе һәм Урал яны төбәкләрендә яшәүче татарларның икътисади һәм иҗтимагый-сәяси хәлләрен яктыртуны максат итеп куя.

«Икътисад» – ил һәм дөнья икътисадына махсус багышлап татар телендә чыгарылган беренче журнал.

Икътисад фәне тарихын яктыртып, журнал Аристотель, Платон, Ксенофонт, А.Смит, Дж.С.Милль, Д.Рикардо, Т.Мальтус, Э.Битиста һ. б.ның карашлары белән таныштыра.

Мөселманнарның дини карашларын исәпкә алып, журнал икътисади теория һәм ислам хокукы синтезына нигезләнгән икътисади доктрина формалаштыра.

Аерым алганда, зәкятнең асылын ачканда, К.Маркс карашларында әйтелгән социаль-икътисади файданы күрсәтә.

Икътисад буенча мәкаләләрдә Россиянең төрле төбәкләрендә һәм башка илләрдә мөселманнарның хәле, Россиядә мөселман банкын булдыру проблемалары, исламның акцияләргә, облигацияләргә, бурыч кәгазьләренә, кредитларга һәм вексельләргә, иминияткә мөнәсәбәте тасвирлана.

Редакция үзара кредит банкларын оештыруны хуплый, шул ук вакытта аларга артык игътибар биргән «Тарджеман» газетасы белән бәхәскә керешә. Публикацияләр актив икътисади эшчәнлеккә, сәнәгать һәм финанс институтларын үстерүгә, кредит куллануны бәяләүгә өнди.

Төп бүлекләре: икътисад, сәүдә, җитештерү (һөнәрчелек һәм сәнәгать), авыл хуҗалыгы һәм башкалар. Журнал структурасы басманың барлык дәвамында үзгәрешсез кала.

Акча җитмәү сәбәпле чыгудан туктый.

Әдәбият

Тәрҗеманов Ф. Самарада татар басмалары: «Икътисад» журналы // Бердәмлек. 1991. 21-27 гыйнв.;

Хисмәтова Г. «Икътисад» журналының фәнни-библиографик күрсәткече: 1908-1913 еллар // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2001. № 1/2;

Мәрдиева М. «Милләт малына сарыфта икътисад юлына күрсәтмәк...» // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2004. № 2;

Нафигов Р.И. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли. Казань, 1964;

Газизуллин Ф. Дорогой к правде (Социально-экономические интересы классов и татарская экономическая литература: (1880-1917 гг.). Казань, 1979;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Зарипов И.А. «Иктисад» – первый российский журнал по исламской экономике // Филология и культура. 2013. № 1(31);

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хасавнех