Тарихы

XIX йөз башында нигезләнә. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 106 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Чистай өязе Яңа Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Петропавел авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда «Красный пахарь» колхозы оештырыла. 1950 еллар башында Куйбышев исемендәге колхоз (үзәк утары – Петропавел Бистәсе авылы), 1987 елдан – мөстәкыйль «беренче Май» колхозы (үзәк утары – Андреевка авылы), 1992 елдан – «беренче Май» колхозы җирлегендә оештырылган, «Түбәнкамашин» җитештерү берләшмәсе карамагындагы «Майский» ярдәмче хуҗалыгы, 2001–2009 елларда «Майский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1950 елдан, 1997 елдан Петропавел Бистәсе тулы булмаган урта мәктәбе филиалы), клуб (1992 елдан), күчмә китапханә (Петропавел Бистәсе авылыннан), фельдшер-акушерлык пункты (2002 елдан яңа бинада) эшли.

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Авыл янында 3 археология истәлеге – Андреевка I авыллыгы (гомумболгар истәлеге), Андреевка Iа авыллыгы (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), Андреевка II авыллыгы (Буралы курган, Имәнкискә культуралары) табыла.

Халык саны

1859 елда – 135,
1897 елда – 167,
1908 елда – 197,
1920 елда – 200,
1924 елда – 209,
1926 елда – 264,
1938 елда – 303,
1949 елда – 248,
1958 елда – 234,
1970 елда – 179,
1979 елда – 112,
1989 елда – 36,
2002 елда – 164,
2010 елда – 110,
2020 елда – 131 кеше (руслар).