- РУС
- ТАТ
Татарстанның Азнакай районындагы поселок, Нөгеш елгасы буенда, Азнакай шәһәреннән 29 км көнбатыштарак урнашкан
Поселокка ХХ йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Аккирәй ширкәте посёлогы исеме белән дә мәгълүм.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 300 дисәтинә тәшкил итә.
Нигез салынган көннән авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.
Хәзер Мәлбагыш авыл җирлегенә керә.
1930 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла 1957 елда аның составына «8 Март» (Түбән Якый авылы), Нариман исемендәге (Мәлбагыш авылы), Тукай исемендәге колхозлар (Елгабаш авылы) һәм Каменка авылы керә.
1910 елда – 160,
1920 елда – 166,
1926 елда – 199,
1938 елда – 232,
1949 елда – 152,
1958 елда – 109,
1970 елда – 49,
1979 елда – 14,
1989 елда – 9,
2002 елда – 3,
2008 елда – даими яшәүчеләр юк,
2015 елда – 1 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.