- РУС
- ТАТ
(Игъланнар сәхифәсе), бушлай таратылган газета
1875 елның 2 ноябреннән 1900 елның сентябренә кадәр Казанда атнасына 3 тапкыр рус телендә нәшер ителә.
Төрле елларда наширләре һәм мөхәррирләре — Л.Ленкевич, К.А.Тилли, П.К.Тилли.
Игъланнар бастыручы коммерциячел реклама газетасы буларак чыга башлый, Идел-Кама буендагы эре шәһәрләрнең, Казан губернасы шәһәрләренең дәүләт оешмаларына, кибетләргә, трактир биналарына, навигация чорында пароход җәмгыятьләре контораларына таратыла.
1894 елдан ай саен «сәүдә-сәнәгать һәм техника газетасы» буларак чыга башлый. Анда фән һәм техника өлкәсендәге (кирпеч җитештерү, электротехника, туку сәнәгате) яңа ачышлар турында кыска мәкаләләр, хәбәр-белдерүләр басыла.
Газета укучыларны атаклы Россия фабрикантлары һәм сәнәгатьчеләре белән таныштырып бара, сәнәгать фирмалары белешмәлекләрен бастыра, Россия эчендә шактый әйләнеше булган Мәскәү сәүдә-сәнәгать предприятиеләре турында мәгълүмат биреп тора.
Газета башкала газеталарында дөнья күргән мәкаләләрне дә кабаттан үзендә бастыра, сәүдә-сәнәгать статистикасын тәкъдим итә.
«Сораулар һәм җаваплар» рубрикасында укучылар сорауларына атаклы юристлар, сәнәгатьчеләр һәм фабрика хуҗалары җавап бирә.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Г.Р.Заманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.