Ык елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 16,5 км. Бассейнының мәйданы 82,9 км2. Елга башы Азнакай районы Татар Шуганы авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Мөслим районы Рус Шуганы авылыннан 1 км төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 76 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.

Шуганның 1,2 һәм 4,1 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,26 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан артыгы кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 121 мм, ташу вакытында су агымы катламы 65 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,016 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Шуган бассейнында суының гомуми күләме 1,94 млн м3 булган 4 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.