Эчтәлек

Казансу елгасының уң ягында урнашкан. 1991–1993 елларда архитектор В.П.Логинов һәм Е.И.Прокофьев проекты белән төзелә.

Рационализм архитектурасы формаларындагы кирпеч бина. Ирләр һәм хатын-кызлар  заллары аерым керү юллары белән төрле катларда урнашкан. Диагональ-асимметрик рәвештә утыртылган манаралы, ике катлы, гөмбәзле мәчет. Ирләр һәм хатын-кызлар залына керү ишекләре урта өлешенең төньяк-көнбатыш һәм көньяк-көнчыгыш почмакларында урнашкан.

Беренче катны хатын-кызлар һәм ирләр өчен бүлмәләр, хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы, баскыч мәйданчыгы алып тора. Үзәк баскыч алгы ирләр залы һәм эш бүлмәләре урнашкан икенче катка күтәрелә. Мәчетнең көньяк диварында почмаклары киртләчләндерелгән квадрат нигезле михраб чыгынтысы урнашкан. Икенче каттан 8 кырлы чатыр белән төгәлләнгән 35 м биеклектәге 3 яруслы манарага менү баскычы башлана.

Ирләр залына ачыла торган, диагональ буйлап сузылган дүрт кырлы биек гөмбәз иң зурысыннан санала. Башка өлешләренең яссы түбәләрен парапетлар каплый.

1997 елдан мәчет каршында мәдрәсә эшли, аның өчен махсус бина салынган.

Әдәбият

Татарстан мәчетләре – Мечети Татарстана / Составители: Надырова Х.Г., Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Казань, 2000.

Автор – Х.Г.Надыйрова