Эчтәлек

Кече Чирмешән елгасының биек уңъяк ярында, Биләр шәһәрлегеннән төньякта 3,5 км ераклыкта урнашкан. Мәйданы 400 га дан артыграк. Биләр тарих, археология һәм табигать музей-саклаулыгына керә.

Балынгуз шәһәрлеген беренче тапкыр 1769 елда Н.П.Рычков тикшерә, 1881 елда В.А.Казаринов, 1970 елда Р.Г.Фәхретдинов һ.б. тарафыннан тасвирлана.

Балынгуз шәһәрле бөтен яктан үрләр, чокырлар белән уратылган; шәһәрлекнең көньяк-көнчыгыш өлеше ике рәт ныгытма белән бүлеп алынган.

Көньягында Алтын Урда дәвере мөселман каберлеге бар, Н.П.Рычков анда XIV йөзгә караган бик күп кабер ташлары таба (хәзерге көндә бишесе генә сакланган). Халык телендә бу каберлек «Хуҗалар тавы», «Балым хуҗа», «Мөгаллим хуҗа» дип йөртелә. Зират мәйданында ак таштан һәм кирпечтән төзелгән төрбә калдыклары табыла, алар өлешчә яшел плитәләр белән бизәлгән. Татар риваятьләре буенча XIV–XVI йөзләрдә бу төрбәләрдә аксөякләр һәм мөселман дине әһелләре җирләнгән.

Әдәбият

Халиков А.Х. О судьбе Великого города после монгольского нашествия // Из археологии Нижнего Прикамья. Казань, 1984.

Археологические памятники бассейна реки Черемшан. Казань, 1990.

Khalikov A., Muhamedschin J. Unpublished Volga Bulgarian insriptions // Acta orientalica Hungaria. Bdpst, 1977. V. 31, f.1.

Автор – Ф.Ш.Хуҗин