Эчтәлек

Рязань өлкәсе Сасово районының Алёшино, Бастан, Зур Студенец, Теньсюпин, Тархан авылларында һәм Ставрополь краеның Төрекмән районы Куликовы-Копани авылында (Бостан авылыннан күченүчеләр) яшиләр.

Сасово татарлары сөйләмнәре татар теленең урта диалектына карый, ләкин беркадәр фонетик үзенчәлекләргә ия.

Диннәре – ислам (сөнниләр).

Сасово татарларының милли үзенчәлекләре барлыкка килүдә җирле мишәрләр һәм нугай кабиләләре зур роль уйный. Сасово татарларының борынгы бабалары Рязань өлкәсе территориясендә якынча XII-XIII йөзләрдә барлыкка килә.

Төп шөгыльләре – игенчелек (XIX йөздә Сасово татарларының зур өлеше дәүләт крәстияннәре катлавында була). XIX–XX йөзләрдә Сасово татарлары арасында читкә китеп эшләү үсеш ала. Хәзерге вакытта аларның төп өлеше Бастанда яши; анда 2 мәчет (XIX йөздә төзелә) эшли.

Әдәбият

Махмутова Л.Т. Бастанский говор татарского языка // Материалы по диалектологии. Казань, 1974. Т. 3.

Исхаков Д.М. Татарская этническая общность // Татары. М., 2001.