Административ-территориаль буйсынуы

Поселок 1943 елда, Зөя − Сталинград “Волжская рокада”тимер юлын салганнан соң нигезләнә. Нигез салынган көннән Норлат районында. 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Өтәшкә авыл җирлеге составына керә.

Халык саны

1958 елда — 119,
1970 елда — 88,
1979 елда — 63,
1989 елда — 54,
2002 елда — 22,
2010 елда — 9,
2017 елда — 17 кеше (руслар — 65%, татарлар — 35%).