1) 

Телнең морфемалы төзелеше, сүзнең мәгънәле кисәге булган морфемалар җыелмасы.

2) 

Тел белеменең морфемалар төзелешен һәм төрләрен, аларның бер-берсенә һәм, гомумән, сүзгә мөнәсәбәтен өйрәнүче тармагы.

Морфемика сүз, сүзформа, морфема, морф төшенчәләрен билгели һәм алар белән эш итә. Татар грамматикасында «морфемика» термины беренче тапкыр М.З.Зәкиев тарафыннан кулланыла башлый («Татар грамматикасы», 1998, 1 т.).

Тел берәмлеге буларак, сүз сөйләмдә грамматик формаларга ия була һәм сүзформа дип, ә сүзформадагы иң кечкенә мәгънәле кисәк морф дип атала. Мәсәлән, балаларга дигән сүзформада бала/-лар/-га морфлары бар.

Төрле сүзформада кулланыла торган бер исемдәге, бер мәгънәдәге һәм бер-берсенә якын яңгырашлы морфлар берләшмәсе морфема дип атала. Мәсәлән, аттан, эштән, кулдан, үлемнән, баласыннан сүзформаларында аерып күрсәтелгән -тан/-тән, -дан/-дән, -нан/нән,  -ннан/-ннән кушымча (аффиксаль) морфлары бер морфемага — чыгыш килеше морфемасына берләшә.

Бер мәгънәдәге, фонематик якынлык күзәтелмәгән морфлар төрле морфемаларга карый. Мәсәлән, уйлат, агыз сүзформалары мәгънәләре ягыннан бер-берсенә якын тора (эшкә боеру), әмма фонемаларда охшашлык юк, шуңа күрә алар төрле морфемаларга карый.

Сүзформа бер яки берничә морфтан торырга мөмкин. Татар телендә сүзформа ясаучы морфлар өч төрле була: тамыр, кушымча, ярдәмлек. Тамыр морф лексик мәгънәне яисә аның төп өлешен белдерә. Тамыр морфтан башка сүзформа була алмый. Кушымча морф — аффикс һәрвакытта да грамматик мәгънә белдерә. Ярдәмлек морфлар мәгънәләре ягыннан сүз ясагыч, сүз бәйләгеч һәм модаль төрләргә бүлеп карала (шулай ук кара Ярдәмлек сүзләр).

Татар тел белемендә сүзформаның барлык төрләндергеч кушымча морфларын аерып алганнан соң калган өлеше нигез дип атала (шулай ук кара Сүз ясалышы).

Әдәбият      

Сәлимов Х.Х. Тел гыйлеме терминнары сүзлеге. К., 2005;

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006;

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К., 2006.

Автор —  Х.Х.Сәлимов