- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (29.6.1945, үлгәннән соң), лейтенант
1923 елның 21 гыйнвары, Казан — 1945 елның 8 марты.
Армиягә алынганчы Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендә яши, 40 нчы мәктәпнең тугыз сыйныфын тәмамлый, аэроклубта шөгыльләнә.
1940 елдан Кызыл Армия сафларында.
Очучыларның Пермь хәрби-авиация мәктәбен тәмамлый (1941).
1942 елның апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 17 нче Һава армиясенең 306 нчы штурм дивизиясе 951 нче штурм авиациясе полкында звено командиры. Көньяк-Көнбатыш һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943), Курск (1943) сугышларында, Сулъяк яр һәм Уңъяк яр Украинаны (1943–1944), Румыния (1944), Болгария (1944), Венгрияне (1944–1945) азат итүдә катнаша.
1944 елның 20 августыннан 1945 елның 5 февраленә кадәр аның җитәкчелегендәге штурмовиклар төркемнәре 320 дән артык автомашинаны, 40 лап танкны,
10 артиллерия батареясын, 4 паровозны юк итәләр һәм сафтан чыгаралар, 6 тимер юл эшелонын, 7 сугыш кирәк-яраклары складын шартлаталар, 4 рота чамасы гитлерчы юк итәләр.
Одноценов дошманның сугыш техникасы һәм тере көче тупланган урыннарга һөҗүм итү өчен 130 дан артык сугышчан очыш ясый.
1945 елның 8 мартында сугышчан заданиедән кайтмый, хәбәрсез югалган дип санала.
Ике Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Екатеринбург шәһәрендәге 40 нчы гимназиядә Геройга мемориаль такта куела. Казанда аның исеме белән урам атала.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Герои Казани = Казан каһарманнары / авт.-сост. М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2018. С. 32–33;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 117.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.