Якынча 2 мең төре билгеле, Россиядә – якынча 60, Татарстанда ялган чаяннар фаунасы аз өйрәнелгән.

Кечкенә буынтыгаяклы бөҗәкләр, тышкы кыяфәте белән чаяннарга (исеме шуннан) охшаш, әмма корсаклары киң һәм арткы койрык өлеше юк.

Гәүдәсенең озынлыгы 1-7 мм, башкүкрәге хитин тышча белән капланган, алгы очында күзләре һәм авыз органнары – бер пар кыскычсыман хелицерлар һәм корбанын тоту өчен хезмәт итүче, агулы бизле (кайбер төрләрендә) зур кыскычлы бер пар аяк-казналыклар урнашкан. Ялган чаяннар аерым җенеслеләр, ана зат аталанган күкәйне гәүдәсенең корсак астындагы оя камерасында саклый. Бөтен җирдә, башлыча, тропикларда һәм субтропикларда таралганнар. Яшерен яшәү рәвеше алып баралар, урман түшәлмәсендә, кабыклар, ташлар астында, кырмыска ояларында, хайван өннәрендә һәм ояларында, терлек биналарында, шулай ук китапханәләрдә һәм кеше торакларында яши. Кечкенә талпаннар, бөҗәкләр, балавыз көясе личинкалары белән туена.

Китап ялган чаянын (Chelifer cancroides) йортларда еш күренә.