Чыгу урыны һәм вакыты

1912 елның октябреннән 1917 елга кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә.

Нашире һәм мөхәррире Ш.Шәрифуллин, сәркәтибе Ш.Байчура.

Актив авторлар арасында — Х.Әмиров, М.Айраш, Г.Гафуров, Г.Насыйбуллин, С.Рахманкулов, Ш.Хөсәенов.

Басманың максаты — татар эшмәкәрләренә һәм татар җәмгыятенә икътисади белемнәр үзләштерергә ярдәм итү.

Юнәлеше

Редакция илдә сәнәгатьне үстерүне, сәнәгый җитештерүнең төп тармакларын булдыруны яклый, чит ил капиталы йогынтысына каршы чыга.

Материалларда татар милли капиталы тупланышы процессы, сәүдә йортлары һәм акционер җәмгыятьләр оештыру уңай бәяләнә. Татар буржуазиясенең Идел буе өлкәсеннән читкә экспансиясе билгеләп үтелә. Журнал фикеренчә, ул зур башкала һәм вак төбәк бизнеслары арасындагы көндәшлек, сәяси-административ чикләүләр белән бәйле була.

Редакция татар капиталы кулланылышы өлкәсе киңәюне, аның структурасы баюны, татар эшмәкәрләренең алтын чыгару, текстиль, мех һәм сабын кайнату сәнәгате, ресторан бизнесындагы уңышларын хуплый.

Кооперациягә һәм кооперация хәрәкәтенә багышланган мәкаләләр сериясе басыла, җитештерү кооперациясе, крәстияннәрнең товарларны сату һәм алу буенча ассоциацияләргә берләшүе уңай бәяләнә. Журнал укучыларны Көнбатыш илләрендәге кооперация тарихы һәм Скандинавия тәҗрибәсе белән таныштыра.

Табигый-фәнни характердагы, татар җәмгыятенең мәдәни дәрәҗәсен күтәрүгә өндәгән мәкаләләр басыла.

Әдәбият

Газизуллин Ф.Г. Становление и развитие социально-экономической мысли татарского народа. СПб., 2004;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2017. Т.5;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018. 

Автор – Р.А.Айнетдинов