Эчтәлек

Гомер еллары: ? – 1479 ел, Казан.

Ибраһим ханМәхмүд ханның улы.

Тәхеткә Хәлил хан вафатыннан соң утыра, аның хатыны Нурсолтанга өйләнә.

Бу чорда Казан аксөякләре арасында килеп туган каршылыклардан файдаланып һәм Рус дәүләтенең хәрби көченә таянып, Мещёра кенәзе Касыйм Казанны яулап алырга ниятли, ләкин җиңелүгә дучар була (1467).

1467 – 1469 елларда Ибраһим хан Рус дәүләте белән сугыша, сугыш Иван III гаскәрләренең Казанга яу белән баруы һәм рус әсирләрен кайтарып бирү, русларның Казан ханлыгы эшләренә тыкшынмавы шарты белән солых төзеп тәмамлана.

Солых Ибраһим ханга үз хакимиятен ныгыту һәм илнең эчке хәлләрен җайга салу мөмкинлеге бирә.

1478 елда Нократ һәм Югары Чулман төбәге өчен Рус дәүләте белән яңа хәрби бәрелешләр башлана, аның нәтиҗәсендә 1478 елның язында рус гаскәрләре Казанга яу белән бара.

Әдәбият

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Автор – И.Л.Измайлов