30 га якын төре билгеле. Европа, Азия, Төньяк Америкада таралган. ТР территориясендә 3 төре үсә. Арктик зубр кыягы (H. arctica) һәм үрмәле зубр кыягы (Н. repens) Кама алдында, хуш исле зубр кыягы (H. odorata) – нигездә Кама аръягында очрый. Зур елга тугаеның калкулыклы урыннарында, коры болыннарда, куаклар арасында үсә.

20-70 см биеклектәге, озын шуышма тамырчалы үсемлек. Сабагы туры, шома. Яфраклары яссы, тамыр тирәсендәгеләре – озынча булып очланганнар, сабактагылары – ланцетсыман кыяклы. Башакчыклары – вак, алтынсу көрән, ябалдашлы себеркәчтә. Җимеше – озынча бөртекчә, кара коңгырт төстә. Апрель-июнь башында чәчәк ата, июльдә орлыклары өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив органнардан үрчи.

Составында кумарин бар, шунлыктан эчемлекләрне хуш исләндерү өчен һәм төнәтмәләр әзерләгәндә файдаланыла.

Халык медицинасында зубр кыягы төнәтмәсе аппетитны яхшырту, ашкайнату трактының эшчәнлеген арттыру өчен файдаланыла.

Хуш исле зубр кыягы