- РУС
- ТАТ
хокук белгече, юридик фәннәре докторы (1976 ел), профессор (1977 ел), РФнең атказанган фән эшлеклесе (1996 ел)
1936 елның 23 феврале Свердловск шәһәрендә туа.
Свердловск юридик институтын тәмамлый (1961 ел).
1955–1961 елларда СССР Министрлар Советында каршындагы Дәүләт иминлеге комитетының Свердловск өлкәсе буенча хезмәткәре.
1964–1979 елларда Свердловск юридик институтында, 1974–1978 елларда тикшерү-криминалистика факультеты деканы.
1979–1985 елларда СССР Эчке эшләр министрлыгының Омск, 1986–1987 елларда Хабаровск югары мәктәпләре башлыгы урынбасары.
1985–1986 елларда СССР Эчке эшләр министрлыгының Горький югары мәктәбендә җинаятькә каршы хокук кафедрасы мөдире.
1987–1994 елларда Саратов хокук академиясендә, 1988 елдан җинаятькә каршы хокук һәм хезмәт белән төзәтү хокукы кафедрасы мөдире.
1994–1997 елларда РФ Эчке эшләр министрлыгының Саратов югары мәктәбендә җинаятькә каршы хокук кафедрасы профессоры.
1997 елдан Кубань агрономия университетында (Краснодар шәһәре) җинаятькә каршы хокук кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре җинаятькә каршы хокукка, җинаятьләрнең төрлелеге, аларда катнашу мәсьәләләренә, тоталитар дини секталарның законсыз эшчәнлегенә каршы җинаяти-хокукый көрәш оештыруга карый.
Югары уку йортлары өчен дәреслекләр авторы.
Медальләр белән бүләкләнә.
Групповое преступление: Постоянные и переменные признаки. Свердловск, 1973;
Квалификация групповых преступлений. М., 1980;
Совершение преступления группой лиц. Омск, 1980;
Уголовная ответственность за посягательства на личность и права граждан под видом исполнения религиозных обрядов. Омск, 1981;
Квалификация многосубъектных преступлений без признаков соучастия. Хабаровск, 1987.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.