ТАССР Мәгариф халык комиссариаты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1931 елда Казанда татар телендә 1 саны нәшер ителә.

Юнәлеше

Мәдәният хезмәткәрләрен пролетар мәдәният булдыру эшендә активлык күрсәтергә чакыра.

Үзешчән сәнгать, театр һәм драма түгәрәкләре эшен оештыручы идеологик остаз буларак чыгыш ясый.

Авторлары арасында — С.Галиуллин, З.Мөхсинов, И.Усманов.

ВКП(б)ның театрлар һәм башка мәдәни оешмалар эшчәнлегенә кагылышлы күрсәтмәләре басыла, ТАССР мәдәният хезмәткәрләренең 10 нчы съезды эше яктыртыла.

Татарлар яши торган авыллар һәм ерактагы районнардагы драма түгәрәкләре эше турындагы мәкаләләргә аерым урын бирелә; Әстерхан татар театры турындагы мәкаләләр, Ә.Камал шигырьләре басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018. 

Автор – А.Ә.Хәсәвнех