- РУС
- ТАТ
Физик-химик, химия фәннәре докторы (2007 ел)
1970 елның 1 августында Казан шәһәрендә туган.
1992 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 1994–1997 елларда, 2000–2002 елларда Казан архитектура-төзелеш академиясендә эшли.
1997–1999 елларда һәм 2002 елдан Казан технология университетында, гомуми химик технология кафедрасы профессоры (2007 елдан).
Хезмәтләре термохимиягә карый. Е.В.Сәгадиев органик һәм элементорганик кушылмаларның төрле классларының термохимик характеристикаларын (эрү энтальпиясе, сольватлашу, пар ясалу, хасил булу һәм яну) билгели һәм аларны кушылмаларның химик структурасы белән чагыштырып карау мөмкинлеген күрсәтә. Пар ясалу энтальпиясен кайнау температурасы белән һәм кайнау температурасын моляр рефракция белән бәйли торган эмпирик тигезләмәләр тәкъдим итә. Органик кушылмаларның төп термохимик характеристикалары белән моляр күләмнәре арасындагы бәйлелекне ачыклый.
Расчёт теплот сгорания предельных углеводородов, входящих в энергетические топлива // Теплофизика высоких температур. 2004. Т. 40, № 4 (автордаш).
Расчёт и экспериментальное определение термохимических характеристик органических соединений: Новый справ. химика и технолога. СПб., 2006. Т. 12 (автордаш).
Calculations of the enthalpies of combustion of organic compounds by the additive scheme // Russian Jоurnal of Physical Chemistry. 2006. V.80 (Supplement № 1) (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.