- РУС
- ТАТ
XVI йөзнең 2 нче яртысында элекке Казан ханлыгы биләмәләренең көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш өлеше атамасы
Ул җирләрдә, нигездә, ясаклы мари халкы яшәгән (рус чыганакларында алар «болын ягы кешеләре» яки «болын ягы чирмешләре» буларак теркәлгәннәр).
XVI йөзнең 60 елларында Болын ягы Казан өязенә кергән. Шул ук йөзнең 50 нче, 70-80 елларында Болын ягы баш күтәрү үзәкләренең берсенә әверелә. Аларга каршы тору өчен монда Кокшайск (1573), Цивильск һәм Уржум (1584) кальгалары төзелә.
Чыганаклар
Полное собрание русских летописей. СПб., 1914. Т. 20, ч.2;
М., 1965. Т. 13, ч. 29.
Каштанов С.М. Земельно-иммунитетная политика Русского правительства в Казанском крае в 50-х годах XVI в. (по актовому материалу) // Уч. зап. Казан. пед. института. 1970. Вып. 80;
Разрядная книга 1550-1563 гг. М., 1975;
Ермолаев И.П. Среднее Поволжье во второй половине XVI-XVII вв. Управление Казанским краем. К., 1982.
Автор — Д.Г.Мостафина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.