Казан студентлар кооперативы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 20 мартыннан 10 апреленә кадәр Казанда рус телендә 3 саны нәшер ителә.

Нашире — Казан университеты кулланучы-студентлар җәмгыяте.

Газетаның башлангычы кооператив тарафыннан «Бетсен, сугыш!», «Бетсен, хөкүмәт!», «Яшәсен революция!» лозунглары белән 1917 елның гыйнварында чыгарылган «Клич» гектографик журналы була.

«Клич свободы»ның мөхәррирләре — Я.Венецианов, А.Орлик, Н.Пономарёв, А.Попов, И.Цитронблат.

Мөхәррирләрдән тыш, газетада Л.Венецианов, П.Драверт, И.Левган, Б.Фридман һәм башка үз язмаларын бастыра.

Даими рубрикалар: «Көн кадагы мәсьәләләре», «Безнең дошманнарның тактикасы», «Матбугат (Казан басмалары)», «Профессиональ хәрәкәт», «Чит илләрдә».

Юнәлеше

Газета 1917 елгы Февраль революциясеннән соң Казанда чыккан беренче революцион демократик басма.

«Клич свободы»ның барлык саннары да Февраль революциясе җиңүенә бәйле шатлык хисләре белән сугарыла. Редакция фикеренчә, Учредительләр җыенын чакыру һәм урыннарда демократик сайлаулар нигезендә яңа шәһәр һәм җирле үзидарә органнары төзү Россиянең республика юнәлешендәге үсешендә беренче адымнар була.

Газета Россиянең федератив-демократик төзелеше өчен көрәшә; 27 март санында «Россия составындагы эре һәм вак милләтләргә үз эчке тормышларын үзләре төзергә мөмкинлек бирү» тәкъдим ителә, нәтиҗәдә, аерым «Россия өлкәләре федерациясе (Малороссия, Кавказ, Себер, Төркестан, Идел буе һ.б.) мәнфәгатьләр уртаклыгы белән кушылган дәүләтләр берлеге булачак», диелә.

Басма социалистик партияләрнең тактик хезмәттәшлеге һәм социал-демократлар белән элемтәдә торуның кирәклеге турындагы Мәскәү эсерлар конференциясе резолюциясен хуплый. Сугышны туктатырга чакыра, Петроград Эшче һәм солдат депутатлары Советының «Бөтендөнья халыкларына» дигән мөрәҗәгатен бастырып чыгара, шуның өчен «Камско-Волжская речь» исемле кадетлар газетасының кискен тәнкыйтенә дучар була.

Сугыш мәсьәләсендә оппозициядә торганга, газета чыгудан туктатыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров