- РУС
- ТАТ
педиатр, медицина фәннәре докторы (1987), профессор (1988), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2000)
1941 елның 7 апрелендә Казанда туа.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1964), Казандагы 2 нче поликлиникалар берләшмәсендә участок педиатры булып эшли.
1967 елдан Казан медицина институтында (1994 елдан Казан медицина университеты), 1985 елдан балалар авырулары пропедевтикасы, 1987 елдан 1 нче балалар авырулары кафедралары мөдире, 1989–2001 елларда педиатрия факультеты деканы.
Хезмәтләре яңа туган балалардагы пневмониягә (үпкә ялкынсынуы), көчле респиратор авырулар патогенезында иммунитет бозылуга һәм микроциркуляр тайпылышларга карый.
Уйлап табуга 8 авторлык таныклыгы бар.
ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1999).
Клинические аспекты фагоцитоза. К., 1993 (автордаш);
Особенности гуморального, антибактериального иммунитета у детей раннего возраста с заболеванием органов дыхания // Журн. микробиологии, эпидемиологии, иммунобиологии. 1999. № 2 (автордаш);
Скрининг резервов здоровья ребёнка по показателям местного иммунитета // Казан. медицина журн. 2001. № 2 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.