Табигый ареалы Төньяк Американың төньяк һәм үзәк өлешен били. Евразия климатына яраклаштырыла.

Татарстанда беренче тапкыр 1944 елда – Көләгеш сазлыгына (Актаныш һәм Минзәлә районнары), 1947 елда Кама елгасы тугаена (Алексеев районы) җибәрелә; хәзерге вакытта барлык районнарда да яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 30-36 см, койрыгы 28 см га кадәр; авырлыгы 1,2-1,5 кг. Зур гәүдәле, танавы җәенке, колаклары бөтенләй диярлек күренми. Койрыгы ян-яктан кысылган һәм вак мөгезләч тәңкәләр белән капланган, алар арасында кыска сирәк төкләр бар. Йон капламы куе, озын, ялтыравыклы, җиңелчә юешләнеп тора. Мехының төсе көрәннән (кайвакыт җирән төсмерле) кара төскә кадәр. Аяклары кыска, зур киң табанлы. Арткы аяк бармаклары йөзү ярылары белән тоташкан. Тәпие каты төкләр белән каймаланган. Куышу чорында ата затларның касык бизләре көчле исле матдә – мускус бүлеп чыгара. Ондатра җир-су хайваны, яхшы йөзә. Төрле сулык, шул исәптән ясалма буа һәм сугару каналлары ярлары буенда оялый. Өннәрдә яши. Эңгер-меңгердә һәм төнлә актив. Парлашуы апрельдә, буазлык чоры якынча 25 көн. Ана зат бер җәйдә 1-3 тапкыр 4-13 әр бала китерә. Җенси яктан 5-7 айда өлгерә. Су үсемлекләре (җикәнбаш, курак, камыш, кондыз үләне, укъяфрак) шулай ук моллюсклар, бакалар, вак балыклар белән туклана. Якынча 10 ел яши.

Түләрәмә һәм паратиф авыруларын йоктыручы булырга мөмкин.