1925 елда Сугышлы авылыннан (хәзер Лениногорск районы) күчеп утыручылар тарафыннан нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бөгелмә волосте составына керә. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Кече Бөгелмә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Алга” колхозы оештырыла. 1952 елда Жданов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә.

1961 елдан “Красный маяк” колхозы, 1971–1972 һәм 1981–1986 елларда “Память Баумана” совхозы, 1973–1980 һәм 1987–1998 елларда “Урал” совхозы, 1991–2017 елларда “Әсәдуллин” крәстиян-фермер хуҗалыгы.

Поселокта “Бөгелмә сөт комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2007 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. “Алга” мәчете (2002 елдан) бар.

Халык саны

1926 елда – 88,
1938 елда – 197,
1949 елда – 200,
1958 елда – 146,
1970 елда – 153,
1979 елда – 111,
1989 елда – 91,
2002 елда – 76,
2010 елда – 96,
2015 елда – 105 кеше (татарлар).