ХХ йөзгә кадәр

Казанда беренче газета – «Казанские известия» – 1811 елның 19 апрелендә чыга башлый.

Казанда вакытлы матбугат үсешенә «Казанский вестник» (1821–1833 еллар) журналы көчле йогынты ясый. Н.И.Лобачевскийның актив катнашында бу журналга кушымта итеп чыгарылган «Прибавление к «Казанскому вестнику» газетасы Россиядәге либераль басмалар арасында мөһим урын алып тора.

«Казанские губернские ведомости» газетасы 1838-1917 елларда губерна идарәләре тарафыннан рәсми газета буларак чыгарыла һәм XIX йөзнең икенче яртысына кадәр Казан губернасында бердәнбер вакытлы матбугат басмасы була.

XIX йөзнең икенче яртысында газеталар саны арта бара: 1861–1870 елларда –  3 газета чыкса, 1870–1879 елларда – 4, 1880–1889 елларда – 10, 1890–1899 елларда 12 газета нәшер ителә.

Казан губернасында икътисади-сәяси үсеш темпы көчәю нәтиҗәсендә Казанда сәнәгатьчеләргә, банкир һәм сәүдәгәрләргә хезмәт күрсәтүче махсус хосусый газеталар барлыкка килә. Бу елларда цензура игътибарыннан читтәрәк торган «Листок объявлений» дип аталган газеталар чыгарыла. Аларда белешмә характерындагы төрле кыска хәбәрләр басыла. «Справочный листок города Казани», «Казанский биржевой листок», «Камско-Волжская газета», «Городской листок», «Казанские новости», «Волжско-Камское слово», «Камско-Волжский край» кебек Казан һәм Идел-Кама төбәгенең иҗтимагый-сәяси тормышы мәсьәләләрен яктыртучы газеталар зур популярлык казана.

1880 еллардан белешмә-реклама характерындагы газеталарның универсаль юнәлештәге иҗтимагый-сәяси басмаларга әверелү тенденциясе күзәтелә. Мәсәлән, «Камско-Волжский корреспондент для деловых людей» – «Листок объявлений покупки, продажи имений, земель, заводов во всей России» газетасыннан, «Казанские вести» – «Справочный листок»тан, «Листок объявлений торгово-промышленности и техники» – «Листок объявлений» газетасыннан башлангыч ала.

1890 еллар башына Казанда көчле вакытлы матбугат, бигрәк тә хосусый матбугат системасы барлыкка килә. Губерна мәдәни тормышында «Волжский вестник» газетасы мөһим урын тота. Материалларының тирән иҗтимагый әһәмияткә ия булуы, Идел-Кама төбәгенең күренекле либераль-демократик интеллигенциясе вәкилләре белән хезмәттәшлек итүе нәтиҗәсендә ул XIX йөз ахырында Россиядәге провинциаль газеталар арасында иң популяр басмаларның берсенә әверелә.

Революцияләр чоры

1905 елда наширлек хокукын алу тәртибен гадиләштергән «Вакытлы матбугат басмалары турында вакытлы кагыйдәләр» («Временные правила о повременных изданиях») кабул ителгәннән соң, Казанда вакытлы матбугат үсеше тамырдан үзгәрә. Цензураның бетерелүе газета битләрендә илдәге иҗтимагый-сәяси тормышның актуаль мәсьәләләрен яктырту мөмкинлеге бирә. Газеталарның төрле сәяси партия һәм оешмаларга йөз тотуы буенча бүленеше барлыкка килә. Монархистик һәм карагруһчы партияләр «Казанский телеграф», «Газета «Правых», «Сошники», «Черносотенец», «Русь православная» газеталарын чыгара. Кадетларның карашлары «Вечернее эхо», «Казанский вечер», «Волжско-Камская речь», «Камско-Волжская речь» кебек газеталарда чагылыш таба. Үтә сул партияләр – социал-демократлар һәм социал-революционерлар үз идеяләрен пропагандалау өчен «Волжский листок», «Волжский курьер» һәм «Дневник Казани» газеталарын файдаланалар.

Еш кына газеталарның кайбер саннары һәм тиражлары конфискацияләнә, ә мөхәррирләре мәхкәмә эзәрлекләвенә дучар була. Казан матбугат эшләре вакытлы комитеты мәгълүматларына караганда, 1906 елда 70 ләп газета конфискациягә дучар була. Большевиклар газетасы «Рабочий» яшерен рәвештә нәшер ителә. Казан губернасы земство оешмаларының да үз басма органнары була («Вестник Казанской международной выставки», «Земская неделя», «Трудовой путь»).

1917 елгы Февраль революциясе вакытында Россиядә монархистик матбугат юкка чыгарыла. Вакытлы хөкүмәт тарафыннан игълан ителгән сәяси азатлык Казан губернасында эсерларның («За землю и волю», «Социалист-революционер») һәм большевикларның («Рабочее дело», «Рабочий»), шулай ук сайлап куелган яңа хакимият органнарының легаль газеталарын нәшер итү өчен шартлар тудыра.

Татар телендә газеталар

XIX йөз башында ук Россиядә татар телендә газета чыгарырга омтылышлар була, ләкин алар уңышка ирешә алмый.

Татар телендә газета барлыкка килү 1905 елгы революция вакыйгалары белән бәйле. Аңарчы гектографта басылган яшерен газеталар гына чыгарыла: «Иттифакъ» (1902–1905 еллар), «Хөррият» (1905 ел).

Беренче татар газетасы «Нур» 1905 елның 2 сентябрендә Санкт-Петербургта нәшер ителә. Шул елның 7 октябрендә Казан шәһәр думасы гласные С.Алкин, рус һәм татар телләрендә бастыру шарты белән, «Казан мөхбире» газетасын чыгарырга рөхсәт ала.

1905 елның 27 ноябрендә Җаек (Уральск) шәһәрендә «Фикер» газетасы, 1906 елның гыйнвар уртасыннан Казанда икенче татар газетасы – «Йолдыз», ә 1 февральдән өченчесе – «Азат» нәшер ителә башлый. Газеталар Оренбург, Әстерхан, Мәскәү, Ташкент, Троицк, Семипалатинск һәм башка шәһәрләрдә дә барлыкка килә.

Революциягә кадәр иң абруйлы, озак вакыт чыккан татар газеталары: «Вакыт» (Оренбург, 1906–1918 еллар), «Йолдыз» (Казан, 1906–1918 еллар), «Бәянелхак» (Казан, 1906–1914 еллар), «Идел» (Әстерхан, 1907–1914 еллар), «Кояш» (Казан, 1912–1918 еллар), «Тормыш» (Уфа, 1913–1918 еллар), «Ил» (С.-Петербург, Мәскәү, 1913–1918 еллар).

Аз гына вакытта чыгып алган басмалар арасында аеруча билгелеләре: «Азат» (Казан, 1906 ел), «Таң йолдызы» (Казан, 1906 ел), «Ислах» (Әстерхан, 1905–1906 еллар), «Дума» (Петербург, 1907 ел), «Безнең тавыш» (Казан, 1917–1918 еллар), «Олуг Төркестан» (Ташкент, 1917–1918 еллар), «Корылтай» (Казан, 1917–1918 еллар), «Урал» (Оренбург, 1907 ел).

1917 елга кадәр Россиядә татар телендә барлыгы 62 газета нәшер ителә. Барлыкка килүләреннән үк газеталар татарларның иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим урын алалар. Аларда татар милли хәрәкәтенең өч төп юнәлеше – буржуаз-либераль, революцион-демократик һәм консерватив юнәлешләр арасындагы каршылыклар чагылыш таба. Революцион-демократик басмаларның нигезен «Таң йолдызы», «Тавыш» (Казан, 1907 ел), «Азат», «Азат халык» (Казан, 1906 ел), «Дума», «Урал» (Оренбург, 1907 ел) газеталары тәшкил итә. «Фикер» (Җаек, 1905–1907 еллар), «Яңа тормыш» (Җаек, 1907–1908 еллар), «әл-Ислах» (Әстерхан, 1907 ел) газеталары урта позицияләрдә торалар. «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Вакыт», «Әхбәр» (Казан, 1907–1908 еллар), «Борһане тәрәкъкый» (Әстерхан, 1906–1911 еллар) газеталары буржуаз-либераль юнәлеш тоталар. Консерватив һәм клерикаль-монархистик лагерьга «Нур», «Өлфәт» (Петербург, 1905–1907 еллар), «Бәянелхак», «әл-Галәме әл-Ислами» (Уфа, 1906–1907 еллар) газеталары керә.

1905–1907 еллар революциясеннән соң матбугат өлкәсендәге активлык сүлпәнәя (бигрәк тә революцион-демократик лагерьда) һәм ул газета басмаларында да чагылыш таба. Газеталарда күбрәк урталыктагы юнәлешле материаллар урын ала. Вакытлы матбугатның нигезен буржуаз-либераль юнәлештәге басмалар тәшкил итә, алар арасында яңа газеталар «Мизан» (Әстерхан, 1908–1909 еллар), «Хак» (Әстерхан, 1911 ел), «Игъланәт» (Казан, 1909–1910 еллар), «Сибирия» (Томск, Уфа, 1912–1913 еллар), «Тормыш» (Уфа, 1913–1918 еллар), «Кояш» (Казан, 1912–1918 еллар), «Милләт» (Петроград, 1913–1915 еллар) һәм башкалар бар. Сәяси һәм милли проблемаларны кискенрәк яктырту омтылышлары самодержавие белән каршылыкка керә. Бу яктан «Ил» газетасы тарихы гыйбрәтле: Г.Исхакый тарафыннан нәшер ителгән әлеге газетага хакимиятнең эзәрлекләүләре аркасында исемен берничә тапкыр үзгәртергә туры килә.

1917 елгы Февраль революциясен татар вакытлы матбугаты зур күтәренкелек белән каршылый: әйдәп баручы татар газеталары «Йолдыз», «Вакыт», «Кояш», «Тормыш» инкыйлабны азатлык һәм демократия тантанасы башлангычы буларак бәялиләр. Яңа милли оешмаларның басмалары «Азат халык» (Әстерхан мөселманнар бюросы органы), «Җөмһүрият» (Сембер мөселман милли шурасы органы) һәм башкалар барлыкка килә. Алар татарларның милли һәм мәдәни үзидарәсен яклыйлар. Кайбер милли хәрби оешмалар да татар телендә газеталар чыгара башлый: «Безнең тавыш» (Бөтенроссия мөселманнар хәрби шурасы органы), «Солдат теләге» (Уфа мөселман гаскәриләре советы органы), «Солдат ялкыны» (Мөселманнар комитетының Әстерхан оешмасы органы) һ.б.

Февраль революциясеннән соң революцион-демократик юнәлештәге татар вакытлы матбугаты яңадан аякка баса: «Аваз» (Казан), «Авыл халкы» (Уфа), «Алга» (Уфа), «Игенче» (Казан), «Ирек» (Уфа), «Кызыл байрак» (Казан) һ.б.

Совет чоры

Совет хакимияте урнашкач, вакытлы матбугат системасы шактый үзгәреш кичерә, партия-совет матбугаты органнары барлыкка килә.

1917 елның 29 октябрендә Казанда «Знамя революции» газетасының (Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның Казан советы каршындагы Казан эшчеләр советы органы) беренче саны нәшер ителә.

1918 елның 12 мартында Казанда татар телендә беренче совет газетасы «Эш» (Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның Казан советы каршындагы Мөселман комиссариаты органы) басыла.

Татар телендә чыккан беренче совет һәм большевиклар яклы газеталар рәтенә «Кызыл байрак», «Безнең юл», «Кызыл армия» һәм башкалар керә.

Октябрь революциясеннән соң партия-совет газеталары Казан губернасының барлык өязләрендә диярлек чыга башлый, шулай ук чуаш («Канаш», «Хёрле ялав»), мари («Йошкар кэчэ», «Тор», «Ужара»), удмурт («Гудыри») телләрендә дә газеталар басыла.

1918-1920 елларда Казанда крәстияннәр өчен махсус «Бедняк», «Деревенские думы», яшьләр өчен «Клич юного коммунара», «Кызыл яшьләр» газеталары нәшер ителә.

1917 елның 27 октябрендә Матбугат турында декрет кабул ителгәннән соң, җирле хакимият тарафыннан большевистик булмаган газеталар ябыла башлый: 1917 елның декабрендә «Камско-Волжская речь», «Крестьянская газета Казанского губернского земства», 1918 елның гыйнварында «Вакыт», «Чыңгыз баласы», 1918 елның февралендә «Безнең тавыш», «Известия Всероссийского мусульманского военного шуро», 1918 елның май-июлендә меньшевиклар һәм эсерларның «Рабочее дело», «За землю и волю», «Игенче» һәм башка газеталарны бастыру туктатыла.

Гражданнар сугышы вакытында Казан губернасы территориясендә каршы торып сугышучы якларның күп кенә газеталары басыла. Большевистик булмаган газеталар аклар армиясе контрольдә тоткан районнарда гына чыга. Әйтик, Казан, Самара, Уфа, Бәләбәй, Чиләбе, Оренбург, Петропавел, Омск, Томск шәһәрләрендә «Безнең фикер», «Корылтай», «Маяк», «Том сүзе», «Уфа хәбәрләре» һәм башка газеталар Кызыл Армия җиңгәч чыгудан туктый.

ТАССР совет вакытлы матбугаты 1920 елда республика оештырылганнан соң формалаша башлый. Аның нигезен, үзәк һәм республика органнарыннан тыш, өяз һәм кантон газеталары, ә 1930 еллардан башлап шәһәр, район-шәһәр, район газеталары, шулай ук күптиражлы газеталар тәшкил итә. Рәсми басмалар белән беррәттән армия, крәстиян, яшьләр, балалар газеталары чыгарыла. 1920 елларда формалашкан татар телендәге вакытлы матбугат системасына үзәк («Эшче», «Игенчеләр»), губерна һәм өлкә («Азат Себер», «Коммунист», «Ялкын» һ.б.), өяз («Урал», «Ярлылар тавышы») һәм кантон газеталары керә. Юнәлешләре белән алар эшче, крәстиян, хәрби, яшьләр, балалар өчен; типлары ягыннан иҗтимагый-сәяси, әдәби-нәфис, сатирик газеталарга бүленә. Татар телендәге газеталар татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең барысында да диярлек чыгарыла. Ләкин 1930 еллар уртасына аларның саны күпкә кыскартыла.

Октябрь революциясеннән соң чит илләрдә мөһаҗирләр вакытлы матбугаты үсеш ала: Германиядә – «Татар иле», «Идел-Урал», «Төрек берлеге», «Очар яфраклар», «Урал авазы», «Азат Ватан», «Яңа тормыш» һ.б., Финляндиядә – «Ак юл», «Мәгърифәт», «Тавыш», «Туфан» һ.б., Польшада – «Пшегленд исламски», Кытайда – «Аксу», «Безнең Ватан», «Ерак Шәрекъ», «Мең ел», «Милли байрак», «Чаткы», «Йолдыз» һ.б., Япониядә «Игълане хакыйкать» газеталары басыла.

Бөек Ватан сугышы елларында ТАССРда газеталарның саны кими һәм форматлары кечерәя, фронт газеталары, шул исәптән татар телендә дә оештырыла (16 газет).

Сугыштан соңгы елларда төп матбугат органнары буларак республика газеталары «Социалистик Татарстан», «Советская Татария», яшьләр өчен «Татарстан яшьләре», «Комсомолец Татарии», балалар өчен «Яшь ленинчы» газетасы чыгарыла.

Совет чорыннан соң

1980 еллар уртасы – 1990 еллар башында илнең иҗтимагый-сәяси тормышындагы кискен үзгәрешләр вакытлы матбугат системасында да (структура һәм эчтәлегендә) үзгәрешләр китереп чыгара. Иҗтимагый-сәяси оешмалар газеталары («Алтын Урда», «Независимость» – «Бәйсезлек», «Республика», «Слово коммуниста», «Суверенитет» һ.б.) һәм хосусый басмалар барлыкка килә. Газеталарның тематикасы шактый киңәя: эшмәкәрләр даирәсе өчен дә газеталар чыга башлый («Время и деньги»), матбугатка реклама үтеп керә («Казанская ярмарка», «Из рук в руки», «Ва-банкъ» һ.б.), дини эчтәлектәге басмалар пәйда була («Вера», «Иман») һ.б.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында әйдәп баручы газеталар арасында – «Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Время и деньги», «Вечерняя Казань», «Известия Татарстана», «Татар иле – Татарские края», «Казанские ведомости», «Молодёжь Татарстана», «Сабантуй», «Сувар», «Татарстан яшьләре» газеталары.

1990 елларда Татарстан Республикасының эре шәһәрләре – Әлмәттә, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Камада басмалар саны арта. Күп кенә район газеталарының исемнәре һәм эчтәлекләренең сыйфаты үзгәрә.

1980 еллар ахыры – 1990 еллар башында Татарстан Республикасыннан читтәге төбәкләрдәге татар җәмгыятьләре туган телләрендә газеталар чыгару мөмкинлеге ала; Россия Федерациясенең 30 лап төбәгендә милли газеталар чыгарыла башлый.

2010 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында 593 газета теркәлә, шуларның 112се татар телендә.

Чыганаклар

Печать, радиовещание и телевидение Татарии. 1917-1980: Сб. док. и материалов. Казань, 1981.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926; Кәримуллин Ә.Г. Китап дөньясына сәяхәт: Татар басма сүзенең сәхифәләреннән. Казан, 1979;

Әмирхан Р. Октябрьгәчә чыккан татар вакытлы матбугаты // Татарстан. 1995. № 3-8;

Насыйров Т. Татар мөһаҗирләре матбугаты // Казан утлары. 2001. № 7; Нуруллина Р.М. Татарча вакытлы матбугат тарихыннан (1905-1907 елларда демократик газеталар). Казан, 2002;

Пономарёв П.А. Казанская периодическая пресса: Библиогр. заметки // Казанский литературный сборник. Казань, 1878;

Иванович Е. За сто лет (Юбилейная историческая справка) // Камско-Волжская речь. 1911. 19 апр.;

Петровский Н.М. По поводу столетия Казанской периодической печати // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1911. Т. 17, вып. 3;

Туринский М. Газеты в провинции // Исторический вестн. 1912. апр.; Ильинский Л.К. Список повременных изданий за 1917 год. Петроград, 1919. Ч. 1;

Из истории местной периодической печати. Казань, 1960. Вып. 1;

Нуруллина Р.М. Татарская революционно-демократическая печать в период подготовки Октябрьской революции. Казань, 1974;

Нуруллина Р.М. Становление партийно-советской печати на татарском языке (1917-1925). Казань, 1978;

Нуруллина Р.М. Газеты и журналы на татарском языке (1905-1985). Казань, 1989;

Нуруллина Р.М. Голос времени. Газеты и журналы на татарском языке 1905-1990 гг. Казань, 1992;

Насыров Т.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975;
Из истории казанской прессы. Казань, 1977;

Фасахов К.М. С жизнью в ногу (Периодическая печать Татарии в восстановительный период). Казань, 1979;

Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика. Казань, 1983;

Ершов А.Н. Молодёжная пресса Татарии (1917-1921). Казань, 1983; Айнутдинов А.К. Летопись подвига (Исторический очерк по страницам татарских фронтовых газет). Казань, 1984;

Агзамов Ф.И. Тукай-журналист. Казань, 1986;

Мусульманская печать России в 1910 г. Оксфорд, 1987;

Амирханов Р.У. Татарская демократическая печать (1905-1907). М., 1988; Каримуллин А.Г. Татарское государственное издательство и татарская книга России (1917-1932). Казань, 1999;
Насыров Т.М. Репрессии против небольшевистской татарской прессы в 1917-1918 годах // Отеч. история. 2000. № 4;

Беляева Л.М., Зиновьева М.К., Никифоров М.М. Библиография периодических изданий России. 1901-1916: В 4 т. М., 1958-61;

Русская периодическая печать (1702-1894): Справ. М., 1959; Казанская периодическая печать XIX – начала XX века: Библиогр. указ. Казань, 1991; Гайнанов Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать начала ХХ века: Библиогр. указ. Казань, 2000;

Мәдәнейәт фырунтында X йыл: Материалдар йыйынтыгы. Өфө, 1929; Башкортостан милли матбуғат альбомы // Ватандаш. 2000. № 2-5.

Авторы – Р.А.Айнетдинов, Г.Р.Заманова.