Үз эченә радиотехниканы, электрониканы, шулай ук аларның үсеше һәм дифференциациясе нәтиҗәсендә бүленеп чыккан яңа өлкәләрне: квант, ярымүткәргечләр электроникаларын, микро-, нано-, опто-, акусто-, криоэлектрониканы, инфракызыл техниканы, хемотрониканы Һәм башкаларны ала.

«Радиоэлектроника» термины XX йөз урталарында барлыкка килә. Радиоэлектроника радиофизика, каты җисем физикасы, оптика, механика, электротехника, автоматика һәм техник кибернетика белән үзара бәйләнгән.

Радиоэлектроника алымнары һәм чаралары хәзерге заман техникасының күп кенә өлкәләрендә, халык хуҗалыгында, медицинада һәм башкаларда кулланыла. Радиоэлектрон элементлар элемтә, телекоммуникацияләр, автоматлаштырылган идарә, хисаплау техникасы, мәгълүмат технологияләре, үлчәү һәм башка приборлар системаларының әһәмиятле состав өлеше булып тора.

Татарстанда үсеше

1899 елда Казан инженеры А.А.Полумордвинов сурәтләрне электр сигналлары белән тапшыруга патент ала. 1919–1923 елларда радиотелеграф оешмаларының Казан базасында төрле радиоҗайланмалар эшләү алып барыла, ерак элемтә (1100 км га кадәр) радиотелефоннары, радиопеленгатор станцияләре (600 км га кадәр), А.Т.Угловның поездлар һәм пароходлар белән элемтә өчен очкынлы һәм радиотелефон станцияләре конструкцияләнә. 1921 елда Казанда, илдә беренче тапкыр, урамнарга репродукторлар куела һәм радиотапшырулар трансляцияләнә.

Россия радиоэлектроникасына нигез салучыларның берсе – В.А.Котельников. Квант электроникасы барлыкка килүдә һәм аның үсешендә Е.К.Завойскийның 1944 елда электрон парамагнетик резонанс күренешен ачуы зур роль уйный.

Р.Ш.Нигъмәтуллин беренче тапкыр (1962 ел) электрохимик мәгълүмат үзгәрткечләр нигезендә вакланмалы интеграллаштыруга һәм дифференциаллауга ирешә һәм шуның белән фракталь радиоэлектроника барлыкка килүгә зур өлеш кертә.

Казанның югары уку йортларында һәм фәнни-тикшеренү оешмаларында радиоэлектроника өлкәсендә тикшеренүләр башлана һәм зур фәнни юнәлешләр билгеләнә: радиолокацион метеорлар астрометриясе һәм радиоэлемтә (К.В.Костылёв, В.В.Сидоров, 1957 ел), электрохимик мәгълүмат үзгәрткечләр (Р.Ш.Нигъмәтуллин, В.А.Белавин, М.Р.Вяселев, 1953 ел), антенналар синтезы теориясе (В.И.Поповкин, 1964 ел), гибрид микросхемалар (Ю.П.Ермолаев, 1963 ел) һәм лазерлар (Ю.Е.Польский, 1969 ел) булдыру һәм куллану, полигаусс процесслары һәм статистик радиотехника алымнары (Ш.М.Чабдаров, 1972 ел), ярымүткәргечләр модификацияләүнең ион-импульслы алымнары (И.Б.Хәйбуллин, 1972 ел), телекоммуникацияләр теориясе һәм техникасы (А.Ф.Надеев, 2001 ел).

Татарстан Республикасында авиация һәм диңгез суднолары өчен радиолокацион дәүләт тануы системаларын эшләү һәм җитештерү буенча илдәге иң эре комплекс барлыкка килә; аңа Федераль «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү үзәге, «Радиоприбор» һәм «Әлмәт «Радиоприбор» заводы» акционерлык җәмгыятьләре һәм Казан электротехника заводы керә.

Шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә, РФА КГҮнең Казан физика-техника институтында, «ГИПО» фәнни-җитештерү берләшмәсендә, Казан оптика-механика заводында, Чистайның «Вектор» конструкторлык бюросында, «Элекон» заводында һәм башкаларда фәнни тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләре һәм радиоэлектрон җиһазлар җитештерү гамәлгә ашырыла.

Радиоэлектроника белән бәйле белгечлекләр буенча укыту Казан техник университетында, Казан (Идел буе) федераль университетында, Казан энергетика университетында, Казан элемтә электротехникумында, Казан авиация техникумында, машиналар төзү буенча укыту кластеры составына кергән һөнәри белем учреждениеләрендә алып барыла.

Әдәбият

Родионов В.М. Зарождение радиотехники. Москва, 1985.

Формирование радиоэлектроники. Москва, 1988.

Современная радиоэлектроника (50–80-е гг.). Москва, 1993.

Бойко Б.П. Основы радиоэлектроники: В 2 ч. Казань, 2001–2006.

Застела М.Ю. Основы радиоэлектроники и связи. Казань, 2005.

Быховский М.А. Пионеры информационного века: История развития теории связи. Москва, 2006.

Потапов В.А., Гильмутдинов А.Х., Ушаков П.А. Фрактальные элементы и радиосистемы. Физические аспекты. Москва, 2009.