Географик урыны

Татарстан Республикасының көньяк-көнбатышында урнашкан, Чуаш Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстанның Апас, Чүпрәле һәм Тәтеш районнары белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

Район 1930 елның 10 августында оештырыла.

Үзәге – Буа шәһәре.

Мәйданы – 1543,6 кв.км.

Халкы – 2017 елда 43537 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар –61,5%, чуашлар – 29,1%, руслар – 8,8%)

Район 97 торак пунктны берләштерә.

Тарихы

1920 елга кадәр район территориясе Сембер губернасының Буа өязенә, 1920–1930 елларда ТАССРның Буа кантонына керә.

XIX йөзнең ахырында Буа өязенең гомуми мәйданы 4,8 мең чакрым, халкы – 222,9 мең кеше тәшкил итә (шулардан чуашлар – 44,3% татарлар – 34,6%, руслар – 17,2% (1897)).

Өяз 21 волостьтан торган 2 станга бүленгән: беренче станга (үзәге –Уби авылы) Архангельск, Борындык, Городище, Чүпрәле, Киштәк (бер өлеше), Мөчәли, Яңа Кәкерле, Помаевка, Иске Суыксу (бер өлеше), Уби , Чокалы, Шамкино, Шемуршы (бер өлеше) волостьлары; икенче станга (үзәге – Зур Батыр) – Батыр, Киштәк (бер өлеше), Морат, Ырынгы, Иске Суыксу (бер өлеше), Тархан, Тимбай, Хомбусь-Батыр, Шемуршы (бер өлеше), Шыгырдан, Янтуган волостьлары керә.

Өяз халкы күбесенчә игенчелек (арыш, арпа, бодай, тары, борчак үстерү), терлекчелек, умартачылык, төрле кәсепләр (чана, арба, тәгәрмәч, кыса, рам, агач савыт-саба ясау), авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү (туңмай җитештерү, йон тәрәшләү, май язу), бурлаклык, балта эше, тегү белән шөгыльләнә, читкә китеп эшли.

XIX йөздә өяздә 50 артык сәнәгать предприятиесе, шул исәптән постау фабрикасы, аракы куу, поташ, кирпеч, такта яру заводлары, он тарттыру тегермәннәре эшли. Городище, Кыят, Промзино авылларында ярминкәләр уза.

XIX йөзнең икенче яртысында өяз, ир балалар һәм кыз балалар приход училищеләре (Күшке авылы); 42 ир балалар һәм 24 кыз балалар мәктәбе эшли. ХХ йөз башына өяздә 95, шул исәптән 56 татар мәктәбе исәпләнә.

Буа кантоны составына Сембер губернасы Буа өязенең 11 волосте һәм Сембер өязенең 3 волосте керә. 1927 елда аның составына Тәтеш кантоны да тапшырыла.

1926 елда Буа кантонының мәйданы 2777 кв.км, 1928 елда – 6055,1 кв.км; 1926 елда халык саны – 142951 кеше тәшкил итә (шулардан 54,3% – татарлар, 26,8% – чуашлар, 14,3% – руслар, 4,6% – мордвалар; шәһәр халкы – 4730 кеше, авылларда 138221 кеше яши).

Кантон составына 203 авыл керә. 1924 елда кантонда 7 волость исәпләнә (Буа, Борындык, Городище, Чүпрәле, Тархан, Уби, Шәйморза), 1927 елда элекке Тәтеш кантонының 7 волосте өстәлә (Балтай, Бәки, Кама Тамагы, Килдураз, Тәтеш, Шәмәк, Шонгат).

1930 елда ТАССРны районнарга бүлү барышында Буа кантоны Апас, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарына бүленә.

Оештырылган вакытта Буа районында бер шәһәр советы, 78 авыл советы, 131 торак пункт исәпләнә, аларда 89060 кеше (татарлар – 53488 кеше, руслар – 19947 кеше, башка халыклар – 15625 кеше) яши.

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1940 елда мәйданы – 1138 кв.км, халкы – 32 мең кеше тәшкил итә, 21 авыл советы, 72 торак пункт исәпләнә.

1959 елда Буа районы составына таркатылган Чынлы районының бер өлеше керә (1935 елның 10 февралендә Будённый районы буларак оеша (үзәге – Иске Шәйморза авылы); 1940 елда мәйданы –731 кв.км, халкы – 38,8 мең кеше, 43 торак пункт исәпләнә; 1957 елның 29 ноябрендә Чынлы районы итеп үзгәртелә) бер өлеше керә.

1960 елда район 1524 кв.км җир били, составында 24 авыл советы, 120 торак пункт исәпләнә.

ТАССРда административ берәмлекләрне зурайту нәтиҗәсендә, 1963 елның 1 февралендә Буа районына Чүпрәле, Кайбыч, Апас районының бер өлеше кушыла. 1966 елда мәйданы – 4123 кв.км, халкы – 167 мең кеше тәшкил итә, 65 авыл советын, 286 торак пунктны берләштерә.

1965 елның 12 гыйнварында административ-территориаль бүленешнең үзгәрүе нәтиҗәсендә Буа районының биләмәсе 2591 кв.км га кала, халкы – 117,1 кеше тәшкил итә, аңа 44 авыл советы, 176 торак пункт керә.

1966 елда Буа районыннан Чүпрәле районы аерылып чыга.

Административ-территориаль бүленеше

2015 елда районның мәйданы – 1543, 6 кв.км, халкы 23413 кеше (район үзәгендәге халык санын кертмичә; 2002 елгы халык исәбе буенча районда 27800 кеше яши, шулардан татарлар – 61,5%, чуашлар – 29,1%, руслар – 8,8%) тәшкил итә. Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы 1 кв.км га 15,5 кеше.

Район составына 1 шәһәр (Буа шәһәре) һәм 30 авыл җирлегенә бүленгән 97 торак пункт керә:

  • АдавТолымбай (Адав-Толымбай, Ивашевка, Яңавыл авыллары);
  • Аксу (Аксу авылы);
  • Әлши (Әлши, Раково, Яскүл авыллары);
  • Алших (Алших, Кайрево, Нурвахит, Теңкәш авыллары);
  • БикҮти (Бик-Ути, Ташкичү авыллары);
  • Зур Фролово (Зур Фролово, Степановка, Каенлык авыллары);
  • Боерган (Боерган, Иске Борындык, Чуаш Сарыкамышы авыллары);
  • Югары Лашчы (Югары Лашчы, Татар Аксуы, Чуаш Аксуы, Тутай авыллары);
  • Исәк (Исәк, Әлки, Атабай-Әнкәбә авыллары);
  • Кайбыч (Кайбыч, Югары Наратбаш, Кыр Әнәле авыллары);
  • Кыят (Кыят, Козловка, Рус Киштәге, Аккүл, Күгәлнә, Немчиновка авыллары, Яңа Тинчәле поселогы);
  • Күшке (Күшке, Кече Боерган, Яңа Мәртле, Татар Биморзасы авыллары);
  • Шәмәк (Шәмәк, Иске Мәртле, Канава, Чуаш Биморзасы авыллары);
  • Татар Буасы (Татар Буасы авылы);
  • Карлы (Карлы авылы);
  • Мөкерле (Мөкерле, Ямбулат, Отрада, Протопопово авыллары, Корбаш поселогы);
  • Түбән Наратбаш (Түбән Наратбаш, Бикмураз, Зур Кырлангы авыллары);
  • Яңа Тинчәле (Яңа Тинчәле, Яңа Чынлы авыллары);
  • Яңа Чәчкап (Яңа Чәчкап, Әхмәт, Кыр Тәүгелдесе, Яңа Куҗак авыллары);
  • Норлат (Норлат авылы);
  • Ырынгы (Ырынгы, Чурак авыллары);
  • Кырык Сайдак (Кырык Сайдак, Кече Шыгырдан, Рус Кырык Садагы авыллары, Чуаш Янтуганы поселогы);
  • Иске Суыксу (Иске Суыксу, Яңа Суыксу авыллары, Боерган тимер юл разъезды поселогы);
  • Иске Тинчәле (Иске Тинчәле, Сарсаз, Шәйморза, Иске Суыксу Выселкасы авыллары);
  • Тимбай (Ташкичү, Тимбай авыллары);
  • Күл Черкене (Күл Черкене авылы, Лашчы тимер юл разъезды поселогы);
  • Килдураз (Килдураз, Күзби, Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Үгез Куагы, Кабалан авыллары);
  • Чуаш Киштәге (Чуаш Киштәге, Новоселки, Таковар авыллары);
  • Янтуган (Янтуган, Вольнистан авыллары);
  • Яшевка (Яшевка, Шигали, Козловка, Красное Поле, Медведевка авыллары).

Геологик төзелеше

Буа районы Токмово тектоник гөмбәзе көнчыгыш сөзәклегенең Казан-Киров бөгелешенең (иңкүлегенең) көньяк-көнбатыш өлеше белән кушылган зонада урнашкан. Өслекнең геологик төзелешендә Пермь, неоген, юра, акбур һәм дүртенчел системаларның утырмалары катнаша.

Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш субүләр мәйданнары Пермь системасы татар бүлеге Северодвинск ярусының чуар төстәге кызыл балчыкларыннан, мергель һәм карбонатлы-мергельле токымнарыннан гыйбарәт. Көньяк-көнбатышта Карлы елгасы үзәненнән көньяктарак әлеге утырмалар диңгез шартларында хасил булган юра утырмалары – түбән ярусларда соры һәм карасу-соры төстәге балчыклар, югары ярусларда мергельләр, известьташлар, янучан сланецлар, кызыл балчыклар, алевролитлар, бай казылма флоралы конгломератлар катламнары белән каплана.

Ерак көньяк-көнбатышта Карлы елгасының уң кушылдыклары югары агымнары буйларында түбән акбур утырмалары – яшькелт-соры көпшәк алевролит катламлы карасу-соры балчыклар ачыла.

Зөя елгасының борынгы үзәненә неоген системасының күл-елгалардан хасил булган комсу-балчыксыл һәм комсу-чуерташлы утырмалары туры килә. Дүртенчел система утырмалары киң таралган: субүләрләрдә юра һәм түбән акбур утырмаларының балчыксыл элювие, Зөя елгасының сул ярындагы яссы сөзәклекләрендә делювиаль һәм делювиаль-солифлюкцион балчыклы туфраклар өстенлек итә.

Файдалы казылмалар

Район территориясендә карбонат токымнары, чирәп җитештерү-кирпеч сугу балчыклары чыганаклары, төзелеш комнары, янучан сланецлар, торф һәм фосфорит ятмалары үзләштерелә.

Рельеф

Районың рельефы – калкулыклы дулкынсыман тигезлек, 150–200 метрлы биеклекләр өстенлек итә.

Территориясе Зөя елгасы үзәне белән иң зур мәйданны били торган көнбатыш сулъяк яр һәм көнчыгыш уңъяк яр өлешләргә бүленә. Өслеге көньяктан төньяккка авышкан.

Абсолют биеклеге (221 м) районның көньяк-көнбатышында Чынлы һәм Карлы елгаларының субүләрләрендә урнашкан. Минималь биеклеге – Зөя елгасының иң түбән тирәнлектәге су өсте сызыгы.

Эрозияләр белән бүлгәләнү тирәнлеге 100–150 м. Идел, Зөя елгалары арасында урнашкан көнчыгыш уңъяк яр өлеше биегрәк һәм катлаулы рельеф хасил итә. Сулъяк ярына тигез рельеф хас һәм ул Зөя елгасының тирән булмаган киң сул кушылдыклары үзәннәре белән бүлгәләнгән түбәнлекле тигезлек («Буа далалары») хасил итә.

Аз үткәрүчән балчыксыл-мергельле токымнарда сөзәклекләр асимметриясе ачык чагылган ерымнар челтәре үсеш алган. Аларның көньяк һәм көнбатыш сөзәклекләре текә, төньяк һәм көнчыгыш сөзәклекләре авыш, тыгыз кәсле. Зөя елгасы үзәненең уңъяк сөзәклекләрендә урман үсемлекләре белән капланган симметрияле сөзәклекләр хас борынгы (плейстоцен) тирән киң сызалар таралган. Карлы һәм Бола елгалары арасындагы карбонатлы утырмаларда рельефның бүрәнкәләр һәм упкыннар рәвешендәге карст формалары очрый.

Елга үзәннәренең, ерым һәм сызаларның текә сөзәклекләрендә, аруча юра һәм түбән акбур утырмаларында шуышма процесслары күзәтелә.

Климат

Климатына килгәндә, җәе җылы һәм чагыштырмача дымлы, кышы салкын һәм карлы.

Һаваның уртача еллык температурасы 3,8°С чамасы, гыйнварда –12°С чамасы (абсолют минимум –48°С), июльдә 19,4°С чамасы (абсолют максимум 39°С). Салкын булмаган вакыт (0°С тан югары тотрыклы температура) 140 көн дәвам итә.

Еллык явым-төшем күләме 483 мм, шул исәптән җылы вакытта 345 мм. Тотрыклы кар капламы ноябрьнең икенче декадасында ята, апрельнең беренче декадасы ахырында эреп бетә. Уртача биеклеге 33 см (16 см 60 см кадәр).

Ел дәвамында җилләр көнбатыш (21,9%) һәм көньяк-көнбатыштан (16,7%), кышын көньяк-көнбатыштан (19,2%) һәм көнбатыштан (22,5%), җәен көнбатыштан (20,9%) һәм көньяк-көнбатыштан (19,2%) исә.

Су ресурслары

Район территориясеннән Зөя, аның сул кушылдыклары Карлы, Бола, Чынлы,Чилчә, Лашчы, озынлыклары кыскарак (12–17 км) уң кушылдыклары Тоша, Кыят, Инеш, Черкен елгалары ага. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,27 км/кв.км.

Зөя елгасы (гомуми озынлыгы 337 км, район чикләрендә 50 км) юлы бормалы, култыклары тар, аерым өлешләрендә сайлыклар бар, плёсларда 4–5 м тирәнлек өстенлек итә. Елга үзәне кискен ассиметрияле, урыны белән үзән 10 км га һәм тагын да зуррак киңлеккә җитә.

Карлы елгасы (озынлыгы 88 км, район чикләрендә 50 км) юлы киңлеге 10–15 м, суның иң аз вакытында тирәнлеге 1 м, текә борылышлар ясап, я уңъяк ярны, я сулъяк ярны юдырта. Тугаенда элекке күлләр һәм сазлыклы урыннар бар.

Бола елгасы районның төньяк чиге буйлап ага (гомуми озынлыгы 118 км, район чикләрендә 33 км), юлы бормалы, киңлеге 15 м га кадәр, тирәнлеге плёсларда 3 м га кадәр җитә.

Елгалар кар сулары исәбенә туена (аккан суларның 55–80%). Язгы ташу вакытында су муллыгы белән характерлана. Елгаларның иң түбән су чыгымы кышын күзәтелә.

Боз катуның уртача дәвамлылыгы 4,5–5 ай дәва итә. Район территориясендә күлләр аз, барысы да тугай тибындагы, иске күлләр.

Туфрак

Район территориясендә кара туфраклар өстенлек итә, районның 75% мәйданын били. Җирләре күбесенчә селтесезләнгән уртача гумуслы кара туфраклар, Зөя елгасының сулъяк ярында субүләрләрнең авыш сөзәклекләрендә үсеш алган.

Елга террасаларында һәм үзәннәренең авыш сөзәклекләрендә лёссыман балчыклы туфракларда һәм кызыл балчыкларда гумуслы (9% артык) уңдырышлы типик кара туфраклар формалашкан.

Зөя елгасының уңъяк ярында төрле астиптагы соры урман туфраклары таралган.

Флора

Территориянең 6,6% урман алып тора. Районның төньяк-көнчыгышында һәм көнчыгышында Зөя елгасының уңъяк ярында чагыштырмача зур урман массивлары бар.

Киң яфраклы имән, юкә, өрәңге, карама урманнары өстенлек итә. Карлы елгасы үзәненең комсу туфракларында каен, усак, урыны белән имән һәм юкә катнаш нарат урманнары үсә.

Урман массивлары – элекке «казна дачалары» (Мөкерле, Ырынгы һәм башкалар) сакланган.

Ерым-сызалар сөзәклекләрендә болын үсемлекләре – төрле йонча үләнле һәм типчаклы, дала үләнле болыннар урнашкан.

Фауна

Хайваннар дөньясында төлке, сусар, янутсыман эт, поши, кабан дуңгызы, үр куян, шулай ук сәнәгый әһәмияткә ия кондыз һәм ондатра; ачык урыннарда ТРның Кызыл китабына кертелгән соры әрлән, дала чуар тычканы, зур кушаяк очрый.

70 төрдән артык кош, шул исәптән ТРның Кызыл китабына кертелгән соры һәм озын койрыклы ябалак, саз ябалагы, кызылаяк шөлди, үлән шөлдие, һөдһөд очрый.

Саклана торган территорияләр

Буа районының табигый саклаулык фондының гомуми мәйданы 1688 га (район территориясенең 1,1% ы). «Зөя буйлары» (мәйданы 1509 га) комплекслы табигать саклаулыгы 2008 елда Зөя елгасы бассейнында уңайлы экология балансын тәэмин итү максаты белән барлыкка китерелә.

Саклаулы табигать объектлары: Олы Тилчә елгасы үзәнендә табигый зоология истәлеге «Яңа Тинчәле сөркә (байбак) колониясе» (1987 елда билгеләнә, мәйданы 125 га; сөркә-байбакның иң төньяктагы яшәү урыннарының берсе) һәм Карлы елгасы үзәненең далаланган сөзәклекләрен биләгән «Үтинкә байбак колониясе» (1987 елда билгеләнә, мәйданы 50 га; 100 еллык өйрәнү тарихына ия).

Зөя елгасы һәм Ивашевка авылы тирәсендә, Зөя елгасының сулъяк ярында урнашкан өлешчә сакланган Ивашев В.П. утар-паркы да табигать истәлеге булып тора (1987 елда билгеләнә, мәйданы 4 га; XVIII йөздә декабрист В.П.Ивашевның әтисе П.Н.Ивашев нигез сала; парк территориясендә 100 дән артык агач, күбесенчә, юкә, сирәк кенә нарат, каен, өянке сакланып калган).

Икътисад

Буа районы – авыл хуҗалыгы районы. Авыл хуҗалыгы җирләре 2017 елда 120,5 мең га (2000 елда – 133,4 мең га) били, шул исәптән 98,7 мең га (109,7 мең га) сөрүлек җир. Сабан һәм уҗым бодае, арыш, арпа, солы, карабодай, борчак игелә; шикәр чөгендере, бәрәңге үстерелә. Районда ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз, сарык асрау алга киткән.

2017 елда Буа районы территориясендә 11 зур авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли (шул исәптән «Авангард» һәм «Дружба» агрофирмалары) һәм 80 фермер хуҗалыгы (2001 елда 32 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән 3 совхоз, 2 дәүләт унитар предприятиесе, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 6 крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 20 күмәк хуҗалык; 3 ярдәмче хуҗалык).

Сәнәгать предприятиеләре район үзәгендә һәм Лашчы тимер юл разъезды поселогында тупланган. Алар арасында:

  • «Буа машиналар төзү заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять,
  • «Буа шикәр заводы» ачык акционерлык җәмгыяте,
  • «Буа спирт заводы» ачык акционерлык җәмгыяте («Татспиртпром» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы),
  • «Буа мамык фабрикасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять,
  • «Майсыр ясау комбинаты» ачык акционерлык җәмгыяте («Ак Барс» холдингы составында),
  • «Буаагропромснаб» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять,
  • «Буаагрохимсервис» ачык акционерлык җәмгыяте,
  • «Буа юл төзелеше» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять,
  • «Буа машинатехнология станциясе» ачык акционерлык җәмгыяте,
  • «Буа хуҗалыкара төзелеш оешмасы» ябык акционерлык җәмгыяте бар.

Буа урман хуҗалыгы эшли.

Юллар челтәре

Район территориясеннән Ульяновск – Зөя (Свияжск) тимер юлы, Казан – Ульяновск, Буа – Тәтеш, Буа – Яльчик автомобиль юллары уза.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә (2017 елга) районда 3 һөнәри училище, 42 гомуми белем бирү учрежденисе (20 урта, 13 тулы булмаган урта 9 башлангыч мәктәп), 42 балалар бакчасы эшли.

Өстәмә белем бирү структурасына 2 учреждение керә (Мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Буа балалар сәнгать мәктәбе).

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендә хәзерге вакытта драма театры, район мәдәният сарае, 54 клуб, 36 китапханә эшли.

3 район музее, 15 мәктәп каршындагы музей бар. Буа төбәк тарихы музее 1994 елда ачыла, экспозициядә меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә, тематик яктан 9 залны били: «Туган як табигате», «Археология», «Этнография», «Дворяннар залы», «Буа районы 1920 елларда», «Бөек үзгәрешләр залы», «Бөек Ватан сугышы», «Сугыштан соңгы еллар һәм хәзерге заман», «Якташлар – безнең горурлыгыбыз».

Төбәк тарихы музееннан тыш районда 2 авыл музее эшли:

  • Боерган авылында И.Н.Юркин музеййорты (1998 елдан),
  • Күл Черкене авылында Б.Урманче музеййорты (2012 елдан).

Районда үзешчән халык иҗаты төрле клуб оешмалары эшли, шулардан 4 «халык» исемен йөртә:

  • Буада «Ләйсән» җыр һәм бию ансамбле (1966 елда оеша, 1980 елдан халык ансамбле, нигез салучы – С.Н.Зәйнуллин),
  • Буада «Яктылык» театр коллективы (1975 елдан, 1980 елдан халык театры, нигез салучы –С.Л.Зәйнуллин),
  • Ырынгы авылында «Родничок» фольклор ансамбле (1978 елда оеша, 1992 елдан халык ансамбле, нигез салучы – В.М.Матросов),
  • Күл Черкене авылында «Өммегөлсем» фольклор коллективы (1982 оеша, 2014 елдан халык ансамбле, нигез салучы –Р.Г.Гайнуллина).

60 мәчет, 7 чиркәү бар.

Район территориясендә күбесенчә бронза дәвере (буралы курган культурасы), шулай ук Имәнкискә һәм Болгар культурасына караган 130 археология истәлеге табыла.

1919 елдан «Байрак» – «Ялав» – «Знамя» (татар, чуаш һәм рус телләрендә) газетасы нәшер ителә. Тәүге исеме – «Буа ярлысы», 1930 елдан – «Социализмга юл», 1931 елдан – «Яңа юл», 1962 елдан хәзерге исеме.

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау өлкәсендә Буада район хастаханәсе һәм 65 фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Спорт

Буа районы спорт инфраструктурасын 1500 урынга исәпләнгән В.И.Трусенёв исемендәге стадион, «Арктика» боз сарае, 127 кырлы корылмалар, 43 спорт залы, 3 ату тиры, «Дельфин» спорт комплексы, 3 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе:«Арктика», «Батыр», «Юность» тәшкил итә.

Танылган кешеләре

Буа районында туган күренекле кешеләр:

  • җәмәгать һәм дин эшлеклеләре Шәрәфләр;
  • тел галиме, Кытай сәясәт эшлеклесе Б.Шаһиди;
  • агачны уеп бизәк ясаучы, каллиграф Г.Х.Вәлидов;
  • профессиональ татар нәкышь сәнгатенә нигез салучыларның берсе, нәкышьче, скульптор, график Б.И.Урманче;
  • Советлар Союзы Геройлары М.Т.Гарнизов, А.В.Самочкин, П.Г.Шафранов;
  • Социалистик Хезмәт Геройлары Р.Г.Әһлиуллин, В.В.Ефимов, А.Е.Ефремов, Н.Җ.Кадыйров, А.И.Николаева, Г.С.Сафин, Н.А.Соболев, Г.С.Сторожев;
  • дәүләт эшлеклеләре К.А.Абрамов, И.Н.Алеев, Ш.Р.Арсланов, Р.Р.Гайзатуллин, Ш.Ә.Мостаев, М.Н.Садыйков, М.Н.Теренин;
  • генераллар А.Ф.Казанкин, Н.М.Мөхитов, Е.К.Салмин, О.Н.Строкин;
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре Х.Х.Абдуллин, Р.Х.Әбүзәров, М.Г.ӘҺлиуллин, И.Р.Әһлиуллин, А.И.Алексеев (Сандр Пикл), М.Ш.Алиев, Ш.А.Алиев, А.Д.Антонов (А.Калган), Г.Х.Әхбарова, Ш.Ә.Әхмәдуллин, И.Г.Әхмәтҗанов, А.М.Ахметов, Р.Г.Әхмәтов, И.Җ.Бикколов, А.М.Бикчәнтәев, Я.В.Вәлиев (Ярулла Вали), Т.А.Власова, Ә.Г.Галиәкбәров, Г.Б.Галиев (Гомәр Гали), Э.Р.Галимова, Ф.А.Гарифуллина, Р.В.Гафиятуллина, И.С.Гаязова, Р.Ш.Гыймадиев, Азат М.Гомәров, Әсхәт М.Гомәров, Н.С.Дедушкин, Н.А.Енилин, А.Я.Ерусланов (Назул Антал), М.Н.Закамуллина, Л.Ш.Җамалетдинов, К.Ш.Зыятдинов, Ф.И.Идиатуллин, Г.Җ.Идрисов, Д.Г.Ишмөхәммәтова, Г.Ф.Кәбиров, Х.Ш.Казаков, Ю.Н.Кәлимуллин, Г.С.Клычова, В.И.КрасновАсли, Г.И.Краснов-Кезенни, Д.Г.Латыйпов, Г.И.Мөхәммәдьяров, М.Т.Мөхәммәтҗанов, Ш.М.Мөхәммәдов, Ш.Г.Нигъмәтуллин, Р.К.Низамов, Р.Г.Ногманов, Ф.Нурлати, И.В.Павлов, К.К.Петров, И.А.Праксин, М.Т.Ракеева, Р.Ф.Рахмани, Ә.Ә.Рәшитов (Әхмәт Рәшит), А.М.Сабиров, К.М.Сәгыйдов, Т.К.Сәгыйтов, Н.С.Садыйков, Ф.С.Сәйфуллина, Г.Т.Салеева, И.А.Салихова, Т.С.Семёнов (ТаэрТимкки), Т.О.Скиргайло, М.Г.Сульва, В.В.Ухли (Плешков), Р.Р.Хәйретдинов, В.Х.Хаков, Әнәс Б. Халидов, Әхмәт Б. Халидов, Б.З.Халидов, Л.А.Харисова, Ч.Г.Хәсәнова, Р.Г.Хуҗиев, Ш.Н.Хөсәенов, Г.Җ.ШаҺиәхмәтов (Г.Толымбайский), Р.Х.Шакиров, Г.С.Шәрәфетдинов, И.Н.Юркин, В.А.Яковлев (Урдаш Валентин), С.В.Ялавин һәм башкалар.

Буа районы белән бәйле кешеләр:

  • Һ.М.Атласи (1876–1938) – тарихчы (1898–1903 елларда «Нурия» мәдрәсәсендә укыта);
  • З.Ш.Бәшири (1888–1962) – җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь һәм тарихчы («Нурия» мәдрәсәсендә укый);
  • З.Г.Богданова (1886–1950) – актриса, Хезмәт Герое (1924–1947 елларда – Буа татар театры актрисасы һәм режиссеры);
  • Ренат Харис (1941 елда туган) – шагыйрь (кечкенә чактан 1958 елга кадәр Буа районында яши);
  • Д.Р.Шәрәфетдинов (1940–2014) – тарих фәннәре докторы (балачагы Татар Буасы авылында үтә).