- РУС
- ТАТ
Минзәлә елгасының сул кушылдыгы.
Озынлыгы 13,2 км, бассейнының мәйданы 36 км2. Минзәлә районы территориясеннән ага. Елга башы Бакчасарай авылыннан көнбатыштарак, тамагы Белопахотный поселогыннан 1,6 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 61 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 34%. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,29 км/км2.
Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 138 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана. Кагыйдә буларак, Ашбула ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,06 м3/с.
Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.
Елгада 452 мең м3 күләмле буа бар.
Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.