Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Торнаяз исеме белән дә мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, өс һәм күн аяк киемнәре тегү, олаучылык кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында мәчет (1871 елда төзелә), мәдрәсә, тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1539,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Каенлык авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда Киров исемендәге колхоз (колхоз идарәсе авылда урнаша), “Агро-Холдинг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2011 елдан) эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла (элекке мәчет бинасында урнаша), 1992 елда – тулы булмаган урта, 1995 елда – урта (1996 елда яңа бина төзелә), 2011 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда шулай ук мәдәният йорты, “Салават күпере” балалар бакчасы (икесе дә – 1965 елдан), китапханә (1990 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2003 елдан); мәдәният йорты каршында “Әкият” театр коллективы (2010 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Илһам” чишмәсе бар.

Авыл зиратында эпиграфика истәлеге – кабер ташы (XVI йөзнең беренче яртысы) табыла.

Халык саны

1782 елда – 187 ир-ат;
1859 елда – 672,
1897 елда – 850,
1908 елда – 949,
1920 елда – 919,
1926 елда – 1045,
1938 елда – 912,
1949 елда – 589,
1958 елда – 498,
1970 елда – 473,
1989 елда – 346,
2002 елда – 352,
2010 елда – 322,
2017 елда – 308 кеше (татарлар – 94%).