- РУС
- ТАТ
татар һәм башкорт халыкларының ниятләнгән милли дәүләт (автономия) формасы
Идел-Урал Штатын төзү һәм аның закон чыгару, башкарма органнарын оештыру турындагы карар 1917 елның 29 ноябрендә Милләт Мәҗлесендә кабул ителә.
Бу вакыйга аның эшчәнлегенең мөһим нәтиҗәсе була, милли-мәдәни автономия (төркичеләр) һәм милли-территориаль автономия (тупракчылар) тарафдарлары арасында үзара килешүгә ирешелә.
1918 елның 22 гыйнварында «Безнең юл» газетасында басылган мәкаләдә Эчке Россия һәм Себер төрки-татарлары Милләт Мәҗлесенең Төп Законны кабул итүе һәм Идел-Урал Штатының терр. автономиясе турындагы карары татар-башкортларны халыкара мәйданның хокукый дәрәҗәсенә күтәрүе, халыкның үз иленә үзе контрольлек итүе турында әйтелә. Идел-Урал Штатының югары башкарма органы итеп Милли идарә билгеләнә, ул өч министрлыктан – Малия (Финанс), Мәгариф, Диния (Дини идарә) нәзарәтләреннән һәм ике комитеттан – Хәрби һәм Тышкы эшләр комитетларыннан тора. 1918 елның 5 гыйнварында Милли идарә рәисе итеп С.Максуди сайлана.
Штатны төзү буенча гамәли эшләр Милләт Мәҗлесе карары белән оештырылган Идел-Урал Штатын гамәлгә кертү һәйәтенә йөкләнә. Һәйәт Урта Идел буенда һәм Урал янында яшәүче төп халыклар вәкилләре белән булачак Штатның этник төзелеше, сәяси һәм икътисади статусының принциплары турында сөйләшүләр алып бара. Әмма әлеге эш барышында ул Идел буе һәм Урал яны халыкларының төрле милли төркемнәре вәкилләре арасында берничә йөз еллар дәвамында тупланып килгән күпсанлы этносәяси һәм этник каршылыкларга очрый. Бу каршылыклар татар һәм башкорт милли хәрәкәтенең төп вәкилләре арасында аеруча кискенләшә.
1918 елның 5 гыйнварында Учредительләр җыены тарафыннан «Россиянең дәүләт төзелеше турында карар» чыгарылып, Россия «Россия Демократик Федерациясе» дип игълан ителгәч, Башкорт Шурасы һәм Башкорт корылтае делегатлары мөстәкыйль Башкортстан автономиясен төзү идеясен күтәрәләр.
1918 елның 6 гыйнварында башкорт милләтчеләре җитәкчесе Ә.Вәлиди Милләт Мәҗлесе утырышындага чыгышында Идел-Урал Штаты төзү турындагы карар белән ризалашмавын белдерә һәм «татарларга урын булган, әмма рус килмешәкләренә урын булмаган» Гомумбашкорт съездының «Автономияле Башкорт Республикасы» оештыру турындагы резолюциясен тәкъдим итә.
Г.Шәрәф башкорт милли лидерларының сәяси башбаштаклыгына каршы кискен чыгыш ясый, «Штатның барлык халыклары өчен тигез хокуклылык» идеясен тәкъдим итә.
Әлеге каршылыклар милли-дәүләт төзелеше мәсьәләсе буенча татар һәм башкорт милли лидерлары арасында тәмам этносәяси аерымлануга китерә. Мондый хәлдә Һәйәт, үз эшен туктатып, Уфа шәһәреннән Казанга күчәргә, Идел-Урал Штаты советларының Оештыру корылтаен чакыруны көтеп тормастан, Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең икенче корылтаенда (кара Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары) Штатны төзү турында игълан итү тәкъдимен кертергә мәҗбүр була.
Корылтайда Идел-Урал Штатын төзүнең принциплары һәм аның картасы турындагы төп докладны Й.Мозаффаров ясый. Аның фикеренчә, Штат РСФСРның состав өлеше була һәм анда Бөтенроссия дәүләт органнары үрнәгендә ҮБК һәм ХКС төзү күздә тотыла. Булачак милли берәмлекнең дәүләт хакимияте формаларын тикшерү барышында Учредительләр җыены һәм Совет хакимияте тарафдарлары арасында каршылык туа, соңгылары (сул фракция әгъзалары) корылтайны ташлап чыгып китә.
Большевиклар Петроградта 1917 елның 5–6 гыйнварында эшләгән Учредительләр җыенын куып тараткач, татар һәм башкорт милли хәрәкәтләре лидерлары арасындагы сәяси каршылык тагын да көчәя, Советларның милли оешмаларга идеологик басымы арта. Әмма, шуңа да карамастан, Идел-Урал Штатын оештыру эше тукталмый, Штатны оештыру турында универсал төзелә һәм аны игълан итү көне итеп 1918 елның 1 марты билгеләнә.
1918 елның 16 гыйнварында «Эчке Россия һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли автономиясе турындагы төп нигезләмәләре» игълан ителә. 1918 елның февралендә Һәйәт рәисе Г.Ш.Шәрәф телеграмма белән Уфа мөселман хәрбиләр советына Һәйәтнең якын арада Штат территориясен РСФСРның бер өлеше дип игълан итәчәге турында карар чыгаруын җиткерә. Бу исә Милләт Мәҗлесе делегатларының бер өлешенең һәм Башкортстан Вакытлы Революцион Советының Башкортстан территориясен Штат составына кертүгә каршы кискен протестын тудыра.
Идел-Урал Штатын төзүгә каршы тору максатында Казан Советы 26 февральдә башбаштак рәвештә Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасын оештыра, аның Я.С.Шейнкман җитәкләгән хөкүмәтен төзи, Казанда хәрби хәл игълан итә һәм 28 февральдә хәрби корылтай җитәкчеләрен кулга ала. Кулга алуга җавап итеп, корылтай җитәкчеләре советы 1918 елның 1 мартында Казанда татарларның күпмеңлек (10 мең кешегә кадәр) демонстрациясен оештыра, анда катнашучылар хакимият алдына кулга алынганнарны иреккә чыгару һәм милли дәүләтчелек игълан итү таләбен куялар. Хәрби корылтай делегатлары 57 мең мөселман солдатлары исеменнән Милләт Мәҗлесенә тугрылыкка ант итәләр.
Аннан соң булган фаҗигале вакыйгалар совет тарих фәнендә «Болак арты республикасы» дигән исем ала, 1918 елның гыйнварында В.И.Ленин һәм И.В.Сталинның М.М.Вахитов, Г.Г.Ибраһимов һәм Ш.А.Манатов белән очрашуыннан соң РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты каршында Мөселман комиссариаты оештырыла (кара Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариаты), аңа Идел-Урал Штатына «Татар-Башкорт автономиясе» формасындагы альтернатив вариант эшләргә кушыла.
Комиссариат съездның Идел-Урал Штаты турындагы Идел-Урал төбәге өлкә советлары һәм Милләт Мәҗлесе резолюцияләрен берләштерү юлы белән «Татар-башкорт Совет Социалистик Республикасы» турындагы нигезләмәне эшли (1918 елның 22 мартында басылып чыга). 26 мартта И.В.Сталин Оренбург советына җибәргән телеграммасында болай дип белдерә: «Көньяк Урал һәм Урта Идел буе территориясе Россия Совет Федерациясенең Татар-Башкорт Совет Республикасы дип игълан ителә».
«Татар-Башкорт Республикасы» турындагы нигезләмәне Идел-Урал Штатына альтернатива сыйфатында тәкъдим итеп, Совет җитәкчелеге татар-башкорт милли-дәүләт төзелешенә үзенең тулы контролен урнаштыра һәм Урта Идел буе территориясендә берничә «курчак» автономия төзи, шул рәвешле Штат төзү идеясен тәмам юкка чыгара.
Идел-Урал Штаты татар халкының үзенең чын милли дәүләтчелеген торгызу юлындагы беренче тәҗрибәсе була.
Татар-башкортлар һәм Татарстан Республикасы. К., 1920;
Давлетшин Т. Советский Татарстан: теория и практика ленинской национальной политики. Лондон. 1974;
Юлдашбаев Б.Х. Национальный вопрос в Башкирии накануне и в период Октябрьской революции. Уфа, 1984;
Исхаки Г. Идель-Урал. К., 1991;
Тагиров И.Р. История татарского народа и Татарстана. К., 2000.
Авторлар — Р.К.Вәлиев, Р.В.Шәйдуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.