Биографиясе

1921 ел, хәзерге Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылы – 1945 елның 31 марты, Венгрия.

1940 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, автоматчылар взводы командиры (23 нче танк корпусының 56 нчы мотоукчылар бригадасы). 2 нче һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украина, Румыния, Венгрияне азат итү сугышларында катнаша.

1944 елның 2–3 сентябрендә Венгриянең Онешти шәһәре тирәсендә барган сугышта батырлык күрсәтә. Балатон күле янындагы сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Т.1.