Биографиясе

1887 елның 30 октябре, Әстерхан шәһәре — 1919 елның 13 гыйнвары, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1903), шунда ук, госпиталь терапиясе клиникасында эшли.

1907 елдан Казан бактериология институтының Пастер бүлегендә. 1909–1910 елларда Германиядә фәнни командировкада була.

1910 елдан Казан университетында, табиблек диагностикасы һәм пропедевтик дәвалау кафедрасы мөдире (1914 елдан), факультетның терапия клиникасы мөдире (1915 елдан), ординар профессор (1918 елдан).

Фофанов ашкайнатуның физиологик процессларын, ашказаны эчәк тракты авыруларын тикшерә, организмның физиологик процессларында нерв системасының ролен, депрессор нервның әһәмиятен һәм аның үзәк кан тамырларындагы хәрәкәтне тәэмин итүгә мөнәсәбәтен өйрәнә.

Хезмәтләре

К вопросу об отделении желудочного сока у здоровых людей // Рус. врач. 1906. Т. 5, №50;

К вопросу об усвоении сырых крахмалов различного вида при нормальной и болезненно-изменённой деятельности желудочно-кишечного тракта // Рус. врач. 1910. Т. 9, №50;

К вопросу о лечении выпотных плевритов бугорчаткового происхождения // Рус. врач. 1914. №9.

Әдәбият

Анисимов В.Е., Салихов И.Г. Профессор Лев Львович Фофанов // Казан. медицина журн. 1986. №6.