Биографиясе

1873 ел, Уфа губернасы, Бөре өязе Әсән волосте — 1942 ел.

Мәдрәсәдән соң Казанда дүрт сыйныфлы рус-татар мәктәбен тәмамлый.

Бөре өязенең эре җирбиләүчесе һәм сәүдәгәре, икмәк һәм күн белән сәүдә итә.

Бөре өязе земство җыены гласные (1902 елдан), берничә земство мәктәбенең попечителе.

Уфа губернасыннан 1 нче Дәүләт Думасы депутаты (1906), Мөселманнар фракциясе һәм «Народная свобода» партиясе әгъзасы.

«Нур» газетасы белән хезмәттәшлек итә.

Кулак-муллалар төркемендә торуда гаепләнеп, 1931 елның августында ОГПУның Татарстан бүлеге тарафыннан кулга алына, дәлилләр җитмәү сәбәпле, шул ук елның октябрендә азат ителә.

Әдәбият

Мусульманские депутаты Государственной думы России. 1906–1917 гг.: Сб. док. и материалов. Уфа, 1998.        

Автор — Д.М.Госманова