- РУС
- ТАТ
химик-технолог, химия фәннәре докторы (1992), профессор (1993)
1939 елның 9 гыйнварында Казанда туа.
1961 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, оборона сәнәгате предприятиесендә (Казан) эшли.
1964 елдан Казан технология университетында.
Хезмәтләре азотның органик кушылмалары химиясенә һәм югары молекуляр кушылмалар химиясенә карый. Михеев, органик карбонатларның аминнар белән реакциясен кулланып, полиуретаннар һәм алар нигезендә капламнар алу ысулларын эшли, бу көчле агулы изоцианатлар куллануны туктатырга мөмкинлек бирә. Су белән сыеклана торган һәм порошоклы буяу-лак материаллары җитештерү өчен, полиуретан олигомерлар синтезлый.
Уйлап табуга 21 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Безизоцианатные методы получения полиуретанов // Лакокрасочные материалы и их применение. 1981. № 5 (автордаш);
Полиуретановые покрытия из полиаминов и олигомеров с карбонатными группами // Лакокрасочные материалы и их применение. 1982. № 4 (автордаш);
Взаимодействие органических карбонатов с аминами // Журн. органич. химии. 1982. Т. 18, № 10 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.