1)

Укытучы

2)

1846–1917 елларда мәхәллә мулласы (имам-хатибы) вазифасын дәгъвалаучыларга Оренбург Мөхәммәд дине кануннары Җыены имтиханында бирелгән дәрәҗә, бер үк вакытта алар мәхәллә мәктәбендә укыту хокукы биргән мөгаллим исеме дә алалар.

3)

XIX йөз ахырында — XX йөз башында яңа ысуллы мәдрәсәне тәмамлаучылар, алар мәхәллә мәктәпләрендә укыталар, ләкин руханилар булып саналмыйлар. Кагыйдә буларак, алар укырга-язарга өйрәтәләр, татар теле, арифметика һ.б. дөньяви фәннәрне, кайвакытта рус телен дә укыталар. Хатын-кыз укытучыларны «мөгаллимә» дип атыйлар.

Мөгаллимнәр татар халкы мәгарифе һәм мәдәнияте үсешендә зур роль уйныйлар, дини мәктәпләргә җәдитчелек идеяләрен кертәләр. Аларның йогынтысы 1905 елдан соң аеруча көчәя. Татар вакытлы матбугатында мөгаллимнәрнең роле һәм дәрәҗәсе турындагы мәсьәләләр тикшерелә. Мөгаллим образы матур әдәбиятта да чагылыш таба (Г.Исхакыйның «Мөгаллим», «Мөгаллимә» пьесалары). Казан губернасында мөгаллимнәрнең күбесе «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаучылар була, бу мәдрәсә җирлегендә 1907 елдан җәйге вакытта мөгаллимнәр өчен педагогия курслар оештырыла.

Мөгаллимнәр укытучы буларак рәсми рәвештә теркәлмиләр, шуңа күрә аларның хезмәтенә авыл җәмәгате белән телдән килешү буенча гына түләнә, кагыйдә буларак, тормыш дәрәҗәсе түбән була. Мөгаллимнәрнең педагогия эшчәнлеге иске карашлы руханиларда ризасызлык тудыра, хөкүмәттә һәм сәяси полициядә мөгаллимнәргә карата панисламизм, пантюркизм, революция һәм социалистик идеяләр таратучылар дигән шикләнүле мөнәсәбәт барлыкка килә.

1917 елдан соң мөгаллимнәр совет татар мәктәпләрендә укытучылар булып китә, аларның яңа ысуллы мәдрәсә тәмамлаган таныклыклары урта педагогия белемгә тиңләштерелә.

Әдәбият      

Коблов Я.Д. Конфессиональные школы Казанских татар. К., 1916;

Валиди Дж. Очерки истории образованности и литературы татар (до революции 1917 г.). М.-П., 1923;

Махмутова А.Х. Становление светского образования у татар. Борьба вокруг школьного вопроса. 1861–1917. К., 1982.