Тарихы

1565–1567 еллардан Кишкильдеево исеме белән мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлек үрчетү, тегүчелек һәм киез итек басу тарала.

XX йөз башында авылда икмәк саклау-сату, 2 вак-төякләр кибетләре, су тегермәне, 2 тимерчелек эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 859 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Черемыш волостена керә.

1920 елдан − ТАССРның Лаеш кантонында. 1930 елның 10 августыннан − Питрәч районында.

Хәзер – Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Беренче Май исем. колхоз оештырыла. 1950 елда − Ленин исем. колхозга (Апакай авылы, хәзер юкка чыккан), 1957 елда – «Кулаевский» совхозына (үзәк утар − Питрәч авылында) кушыла, 1967 елдан «Ленино-Кокушкинский» совхозында (үзәк утар − Ленино-Кокушкино авылында), 1999 елдан «Ленино-Кокушкино» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Мәдәният

1966 елга кадәр китапханә (Апакай авылыннан күчерелә, хәзер Ленино-Кокушкино авылында) бар.

Халык саны

1782 елда – 152 ир заты;
1859 елда – 365,
1897 елда – 548,
1908 елда – 582,
1920 елда – 747,
1926 елда – 768,
1949 елда – 327,
1958 елда – 342,
1970 елда – 187,
1979 елда – 78,
1989 елда – 22,
2002 елда – 7,
2010 елда – 6,
2020 елда – 6 кеше (руслар).