Биографиясе

1946 елның 26 августында Казанда туа.

1970 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, бер үк вакытта (2003 елдан) Казан техник университетының гамәли математика һәм информатика кафедрасы филиалы мөдире (АЙ-СИ-ЭЛ-КПО ВС).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре математик модельләрне һәм алымнарны төрле максаттагы катлаулы системаларны анализлау һәм синтезлау өчен куллануга карый. Моисеев авиация техникасы эшләнмәләрен сынаулар һәм тепловизион системаларны проектлау эшләрен комплекслы автоматлаштыру технологияләрен төзи. Югары төгәллектәге артиллерия снарядларын куллануны оптималь планлаштыру, шулай ук функцияләре анык бирелмәгән һәм чикләүләре булган оптимальләштерү мәсьәләләрен чишүдә яңа юллар тәкъдим итә.

Яңа фәнни юнәлеш — проектлау һәм идарә итү карарларын оптимальләштерүнең гамәли информацион технологиясе нигезләрен эшли.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре    

Основы систем автоматизированного проектирования. К., 1988 (автордаш);

Автоматизированные испытания в авиастроении. М., 1989 (автордаш);

Метод малого параметра для решения неявно заданных функциональных зависимостей в задачах проектирования // Изв. вузов. Авиац. техника. 1998. № 4 (автордаш).